12 октябрь көнне Ташкичү төп гомуми белеем мәктәбендә якташыбыз, авылдашыбыз, язучы, шагыйрь, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең якты истәлегенә багышлап “Болганчык еллар җырчысы” исеме астында искә алу кичәсе уздырылды. Бәйрәмдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе З.М.Дәүләтбаев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясепрофессоры, филология фәннәре докторы Ф.З.Яхин, “Г.Тукай” исемендәге музей директоры, филология фәннәре кандидаты Г.Ф.Төхфәтова, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе, филология фәннәре кандидаты Р.Г.Фатхрахманов, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Ш.З.Гарипов, Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбе коллективы, районның татар теле һәм тарих укытучылары катнашты һәм чыгыш ясады. Кичә тарихи вакыйгалар, истәлекләр, туган якны сагынуны чагылдырган җырлар белән үрелеп барды. Мәктәп укучылары М.Галәүнең шигырьләрен укыдылар, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр. Әлеге кичә татар әдәбияты укытучыларына моңарчы М.Галәү турында билгеле булмаган информацияләр белән баетылды, тарихи шәхесләрнең иҗатын тагын да өйрәнү, эзләнү эшләрен киң җәелдерү рухында барды.