Кунакчыл Арча ягы

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Кунакчыл Арча ягы.

Туризм икътисадның алдынгы һәм иң тормышчан тармаклары берсе, һәм Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып тиз темплы адымнар белән үсә. Моның белән бәйле рәвештә Арча муниципаль районында туризм һәм кунакчыллык Үзәге оештырылды.

Яңа Кырлай авылының Габдулла Тукай әдәби-мемориаль комплексы базасында, Үзәк тарафыннан мәдәни-агарту проекты “Тукай Ягы” эшләнгән, анда 4 сезон программасы каралган:

• Кышкы программа – “Ак Бабай йорты”на тылсымлы сәяхәт”.

• Язгы программа – “Язгы уяну яки Шүрәле ешлыгында маҗара ”.

• Җәйге программа “Сабан Бәйрәме – Тукай Ягында Сабантуй”.

• Көзге программа – “Көнне калдырдың – уңышны югалттың яки Батырның гыйбрәтле хикәяләре”.

Һәр программа кысаларында еллык фестивальләр, квестлар, тематик кичке мәдәни-күңел ачу-шоу, кинопоказлар һәм төрле мастер-класслар үткәрү планлаштырылган.

Әлеге проектны популярлаштыру максатыннан, төрле халык катламнар, категорияләр, кунаклар арасында Арча муниципаль районы башкарма комитеты исеменнән Татарстан Республикасының төрле Министр тармакларына мәгълүмати хатлар таратылды.

Рассылканың беренче нәтиҗәсе булып Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының “Лицей №35” укытучылары районга килергә теләк берделделәр. Безнең район арасында ерак арага карамастан, укытучылар коллективы Арча районында 2016 елның 8 октябрендә кунак булып киттеләр. Аларның шәхси таләпләре нигезендә Арча муниципаль районы туризм һәм кунакчыллык Үзәге туристлык маршрутының программасы төзелде. Ул тулысынча Яңа Кырлай авылында узды. Тур маршрутының программасына Габдулла Тукай музее, Сагъди абзый йорты, махсус оештырылган Курчак шоу, ат абзарында экскурсия һәм традицион татар чәе кертелгән иде.

Туристларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары О.Е. Спичкин,  Арча муниципаль районы туризм һәм кунакчыллык Үзәге  җитәкчесе Л. А. Калинина каршы алды. Сәламләү сүзеннән соң, туристларга “Кырлай” ял итү комплексында кайнар төшке ашлар тәкъдим ителде.

Экскурсия барышында музейда туристлар яңартылган музей бинасы һәм Сагъди абзый йорты  турында бик җылы һәм соклану хисләрен белдерделәр. Курчак театры башкаруында “Кәҗә белән сарык” спектакле иң матур тәэсирләр калдырды. 

Тур ахырында тере һәм неформаль аралашу барышында укытучылар һәм укучылар Татарстанда туризмны үстерү теләкләре һәм уй-фикерләр белән уртаклашты. Саубуллашканда кунаклар Арча районының истәлекле урыннары белән якыннан кайтып танышырга вәгъдә иткәннәр. Туристлар истәлеккә сувенирлар, камыр һәм кондитер ризыклары сатып алдылар.

Арча муниципаль районының туристлык потенциалы бик зур. Район ресурслары һәм инфраструктурасы үзенә тартып торган популяр нокталар, уникаль һәм кызыклы объектларны Республикада гына түгел, аннан читтә дә үстерергә мөмкинлек бирә. Арча муниципаль районы туризм һәм кунакчыллык Үзәге кунаклар өчен шәхси таләпләр һәм теләкләр нигезендә, күңелендә иң җылы һәм шатлыклы тәэсирләр калдырырлык маршрут төзи ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International