Кошлар кайларда кышлар?

2016 елның 14 октябре, җомга

Кошлар кайларда кышлар?

Тәрәзә каршындагы сыерчык оясына чыпчыклар салам, печән ташый. Озын, салкын кышка әзерләнәләр. Чыпчыклар иң тугрылыклы кошлар, алар ел буе безнең тирәдә.

Салкын, усал җилләр күчмә кошларны җылы якка куа. Октябрь алар белән саубуллашуның соңгы ае. Кара каргалар да китеп барды. Алар белән җәй үткәргән чәүкә халкы күңелсезләнеп калды.

— Кара каргалар газап чигеп ник еракларга китә икән? — ди бер танышым. — Ала каргалар китми бит әнә!

Табигатьтә җавап табып бетерә алмаган серле нәрсәләр күп. Һәр авылның үз карлыгачы, үз сыерчыгы анда кайтырга юлны ничек таба?

Бер кошлар белгече сыерчык ояларын көз көне куярга киңәш итеп язып чыккан иде. Әти–әниләре балаларына ояның кайда икәнлеген күрсәтеп китәләр, тегеләре язын шунда кайталар, янәсе. Сынап та караган, көз куйган ояларга сыерчыклар күбрәк оялый, ди. Монысы бәхәсле, әмма безнең сыерчыкларның сентябрь ахырында, октябрь башында балаларына ояларын күрсәтеп китүләрен үзем күреп беләм. Антеннага утырып аз–маз гына сайрап та алалар әле. Монысы саубуллашу көедер инде, язга кадәр күпме илләр, диңгезләр кичәселәре бар.

Урманнардан песнәкләр дә кайтып төште. Алар кеше тирәсендә кышлау җиңелрәк буласын яхшы белә. Әлегә азык мулдан, алар корткыч бөҗәкләрне яшеренгән урыннарыннан тартып чыгара, бакчаларыбызны җентекләп тикшерә. Салкын кыш башлангач рәхимле кешеләр аларны ач итмәсен дә белә алар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International