Хезмәтне саклау буенча район координацион советының чираттагы утырышы булды

2016 елның 14 октябре, җомга

Хезмәтне саклау буенча район координацион советының чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, совет рәисе Рамил Гарифҗанов алып барды.

Утырышта 2016 елда районда хезмәтне саклауның торышы, координацион советның 9 айдагы эшчәнлеге, “Кырлай” ширкәтендә булган бәхетсезлек очрагы (бер терлекче аягын сындыра) турында сөйләштеләр. Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров чыгыш ясады. “Кырлай” ширкәте директоры Илшат Шакирҗанов хезмәтне саклау буенча бирелгән сорауларга җавап бирде.

Совет әгъзалары “Кырлай” ширкәте җитәкчесенә хезмәтне саклау буенча законнарны төгәл үтәргә кирәклеген әйттеләр, хезмәтне саклау буенча белгеч билгеләргә, хезмәт урыннарында шартларны махсус бәяләү буенча эшне активлаштырырга, хезмәтне саклау буенча комиссия төзергә тәкъдим иттеләр.

Җитәкчеләр эш урыннарында бәхетсезлек очрагы була калганда бер тәүлек эчендә тиешле урыннарга хәбәр итәргә бурычлылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International