Ызгыш фаҗига белән бетәргә мөмкин иде

2016 елның 14 октябре, җомга

Ызгыш фаҗига белән бетәргә мөмкин иде

22 сентябрьдә җәмәгать суды 48 яшьлек Газинур Әһлиевнең җинаять эшен карады. Ул исерек хәлдә өлкән яшьтәге әнисен һәм авыру апасын аяусыз рәвештә кыйнаган, үтерү белән янаган.

Әһлиев гаилә әгъзаларын кыйнаган өчен моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган, әмма тиешле нәтиҗә ясамаган. Быел 24 июльдә ул Үгез–Елга авылындагы үз өендә гауга чыгара. Агач урындык белән 2нче төркем инвалид апасының башына берничә тапкыр суга. Апасы урамга чыгып кача. Шуннан бу пычак ала, караватта утырган карт әнисенә үтерү белән янап берничә тапкыр башына, битенә кадый. Шуннан соң, әнисенең ялынуына карамастан, өч тапкыр кулына кадый.

Әһлиевнең җинаятьчел гамәлләре зыян күрүчеләрнең икесенең дә сәламәтлегенә зарар китерә.

Суд Әһлиевне ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карарга килде, ул 1 ел 8 ай каты режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәчәк. Аны суд залында ук сак астына алдылар.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы

прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International