Ашаткан малда өмет бар

2016 елның 14 октябре, җомга

Ашаткан малда өмет бар

Беренче кар да күренде, терлекләрне кышлату чоры башланды дисәк тә була.

— Быел хуҗалыклар малларны җәйге лагерьлардан вакытында кайтардылар, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. — Хәзер күчү чорында рационнарны дөрес итеп төзү аеруча мөһим.

Шунысы куанычлы — быел терлек азыгы мул әзерләнде, бер шартлы терлеккә 28 центнердан артык азык берәмлеге туры килә. Моны инде соңгы сан дисәк тә ярый- дыр, чөнки күпчелек хуҗалыкларда җыяр әйбер бетте. Бары тик “Игенче” ширкәтендә генә үзгәреш булырга мөмкин, анда кукурузны орлыкка сугалар.

— Барысы 150 гектар иде, — ди хуҗалыкның баш агрономы Марат Вахитов. — 70 проценты чамасын суктырдык инде. Гектардан 32 центнер чамасы чыга. Киптереп катнаш азык ясау цехына җибәрәбез. 140 гектардагы көнбагышны суктырып аласы бар.

“Игенче” ширкәтендә азык болай да күп әзерләнде — бер шартлы терлеккә 37 центнердан артык туры килә. “Кырлай”, ширкәте барысын да уздырды — 43 центнердан артык. “Арча” ширкәтендә — 17, “Акчишмә”дә 20 центнер чамасы.

12 октябрьдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 13 килограмм сөт савылды, бу узган елның шул көнендәгедән 0,8 килограммга артык. “Игенче” ширкәтендә узган елга караганда 3,7 килограмм сөтне артык савалар.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International