Урамнар буйлап йөрдек хозурланып
Үрнәк авыл җирлегенә 16 авыл керә. — Иң бай кешеләр сез, — дим авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдиновка.
— Яңгырлар ява башлагач кайсы авылдан зарланып шалтыратырлар инде, дип куркып торам, — ди ул. — Шөкер, әлегә андый шалтыратулар юк, соңгы елларда урамнарда күп эшләнде. Үзара салым акчасының артып кайтуы нинди файда китерүен халык та аңлады.
Быел беренче ярты елда 772100 сум акча җыелган булган. Республика бюджетыннан бер сумга дүрт сум өстәгәч ул 3 млн. 860 мең 500 сумга җиткән.
Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов, аның урынбасары Фәнис Тимашев авыллар буйлап үзара салым акчасына башкарылган эшләрне күрсәтеп йөрделәр. Үрнәк бистәсенең Шәрык, Болынлык урамнарын күргәч Наласаның шикәрдәй вак таш җәелгән урамнары күз алдына килде.
— Наласалар бездән күреп эшләделәр, — ди Илгиз Рафаил улы. — Без Балтач оешмасы белән алданрак эш итә башлаган идек. Алар үз технологияләре буенча эшли, чирәмгә, яисә пычракка таш салмый инде алар. Вак таш та үзләренеке.
Безнең янга “Беларусь” тракторы килеп туктады. Аның кабинасыннан төшкән кеше агросәнәгать көллияте мастеры Рәшит Гарипов булып чыкты.
— Мин шушы урамда яшим, — ди ул. — Монда резина итекләр кимичә йөреп булмый иде, хәзер чүәк киеп йөрерлек. Дәүләт галәмәт яхшы программа уйлап тапты, кайчан мондый юл күрер идек әле?
Түбән Пошалым авылына кергәндә тау төшеп менәсе. Яз, көз менүләре, төшүләре үзе бер газап иде. Хәзер аннан бернинди проблемасыз үтәсең. Урамнар да ялт иткән, монда да балтачлар эшләгәне күренеп тора.
— Бик шәп булды инде бу! — ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Камил Фатыйхов. — Дәүләт ярдәме булмаса моның кадәр эш башкарырга үзебезнең генә көч җитми иде. Аннан, үзара салым акчасы түләгән кеше: “Моңа минем дә өлеш керде бит!” — дип горурланып әйтә ала.
Казанбаш авылы өчен дә шатланып кайттым. Колхоз беткәч бигрәк тә ятим бала хәлендә калырга туры килгән иде бу авыл кешеләренә. Хәзер әнә шәхси эшмәкәрләр Айдар Сабиров белән Марсель Хәлилов ташландык хәлдә яткан җирләрне тәртипкә китереп кәртинкә кебек терлек тораклары төзеп куйдылар. Бер торак инде таналар белән тулы, әкренләп башкаларын да тутырачаклар. Иң мөһиме — авылның нык- лыгы артты, кешеләргә эш урыны бар. Эшләгән кешегә дәүләт тә ярдәм итәм дип тора — терлекчелектә эшләүче Рәдис Мөсәгыйтов, Илһам Әгъзәмов дәүләт программасы ярдәмендә яңа йортлар төзеп куйганнар.
— Аларга кадәр дә әлеге программа буенча ике йорт төзелгән иде, — ди Фәнис Тимашев.
Ныклап төзекләндерелгәннән соң балкып утырган мәктәп яныннан узабыз. Урамы да Мәктәп урамы дип атала. Быел аңа таш түшәгәннәр, монда да тау төшеп менәсе. Хәзер балаларын китергән ата–аналарга машинаны борып та торасы юк — кайсы якка да юл яхшы.
Авылның Җиңү, Яшьлек урамнарына да быел таш түшәлгән.
— Безнең урам да начар хәлдә иде, хәзер таш салынгач күңел сөенеп бетә алмый, — ди Азин урамында яшәүче Илдар Галәветдинов.
Югары Пошалым, Апайкина–Гарь, Казанка, Күлтәс, Урта Пошалым авыллары урамнарында да шактый эш башкарылган.
— 2017 елда да бу эшләр дәвам итәчәк, — ди авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов. — Үзара салым акчасының нинди файда китерүен халык аңлады. Киләсе ел өчен кайчан җыясыз, күбрәк җыярга кирәк, дип әйтүчеләр дә бар.
Ильяс Фәттахов