Әти-әни назын биргәннәр
Машина үз җаена гына барды да, олы юлдан Ашабашка таба борылды. Тәрәзәсеннән тирә-юньдәге көзге матурлыкны күзәтеп, юлдашларымның ни турында сөйләшкәннәре дә колакка кермәде. Руль артында утырган Сәрия ханым җайлап кына авыл башыннан урамга таба борылды, аннан иң кырыйдагы бер йорт янына килеп туктады.
– Менә шушы йортта яшибез инде без, – диде ул.
Тирә-ягыма күз салдым. Алда киң басу, янда, артта чиксез зур бакча. Авыл башы булганга шулайдыр инде, дип уйларга өлгермәдем, минем уйларымны укыгандай, Сәрия ханым җавап та бирде.
– 48 сутый җир участогыбыз бар. Бәрәңге, яшелчә утыртабыз, печән чәчәбез. Печәне дә бик ярап куя, ел саен бишәр үгез генә асрыйбыз. Быел икесен суеп өйдә төзекләндерү эшләре башкардык.
Өйгә үтәбез. Урамнан әкият йорты кебек матур, җыйнак кына күренсә дә, эченә кергәч, әйләнеп чыга торган түгел. Зур, иркен, уңайлыклары үзендә. Авыл җирендә дә хәзер тырыш кеше шәһәрдән ким яшәми. Шунда уйларны бүлеп, каршыга ике яшь егет чыкты, мөлаем гына исәнләшеп, түргә чакырды.
– Менә шушы егетләр белән танышырга килдек инде без, – диде район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы җитәкчесе Рафия Яруллина. – Сәрия Хәйруллина моннан ун ел элек аларны тәрбиягә алган иде. Ул вакытта 4-5 яшьлек сабыйлар гына булса, хәзер җиткән егетләр инде.
Евгений Гыйззәтов белән Кирилл Васильев – бертуганнар, дөресрәге, әниләре бер, әтиләре башка. Характерлары, үз-үзләрен тотышлары белән беренче карашка ук бер-берсеннән аерылып торганнары сизелә. Кирилл сөйләшергә ярата, ә Евгений, киресенчә, шыпырт кына тыңлап утыруны кулай күрә. Шуңа күбрәк Кирилл белән аралаштык та.
– Мин үзем Арча станциясеннән. Рәхим белән гаилә корып, Ашабашка килеп төпләндем. Бик матур яшәп киттек. Тик балаларыбыз булмады. Шунда кайнанам: “Бала алыгыз, киләчәктә бер-берегезгә карашып утырырсызмени”, – дигәч, тәвәккәлләп Кирилл белән Евгенийны алып кайттык. Исәбебез бер малай, бер кыз алу иде. Бертуганнар дигәч, ике малайга ризалаштык. Юлда кайтканда ук миңа әни, дип дәштеләр, өйгә дә бик тиз ияләштеләр, әтиләрен, әбиләрен яраттылар, – ди Сәрия Хәйруллина. – Алар биш бала булган. Бишесе биш әтидән. Әниләре вафат. Аның турында сөйләшергә бик яратмыйлар. Өч апалары башка җирдә. Икесе елга бер булса да кайтып китә.
Кирилл да, Евгений да рус милләтеннән. Әмма татарчаны су кебек эчәләр. Алай гына булса иде әле, Кирилл татар теле буенча республика олимпиадасында беренче урынны алган, шуның өчен район башлыгы премиясенә лаек булган, татар телендә нәфис сүз, иншалар һәм башка бәйгеләрдә җиңүләр яулаган.
– Мин татарчаны өч көн эчендә өйрәндем, – ди Кирилл. – Әти-әни, әби безнең белән һаман татарча сөйләште.
Татарчага гына түгел, бик күп нәрсәгә өйрәнә малайлар. Әниләренең дә, әтиләренең дә ярдәмчеләре алар. Хатын-кыз, ир-егет эше дип тору юк, савыт-сабасын да, идәнен дә юалар, бакчада да булышалар, терлек караганда да әтиләренең беренче ярдәмчеләре.
– Кирилл укуда алдырып китте, ә Евгений авырданрак бара. Анысы эш ярата. Җәен ындыр табагында эшләп үзенә яхшы телефон, кием-салым алды, – ди Сәрия ханым. – Аның быел имтихан тапшыру елы, шуңа репетиторларга йөртәм.
Сәрия Хәйруллина үзе алты ел инде Кәдрәк белән Ашабашка почта тарата. Ире Рәхим тракторда. Иртән биштә чыгып китә, кич җидедә кайта. Өйдә 88 яшьлек кайнана бар. Бөтен тормыш аның өстендә дияргә була. Әмма Сәрия ханым зарланмый, барын да яратып, тәмен тоеп эшли. Өйдәгесенә дә җитешә, балаларны Иске Чүрилегә мәктәпкә дә илтә, аннан көрәш секциясенә алып китә. Егетләр спорт белән бик теләп шөгыльләнә, авылда үзешчән сәнгатьтә катнаша, җырлый, бии, Кирилл татар телендә шигырьләр сөйли.
– Сәриянең җиңеллегенә сокланам мин. Барына да өлгерә ул. Улларын Кукмарага ярышка да үзе алып барды. Җиңү яулап кайттылар. Быел аларга Анапага юллама бирелгән иде. Анда да поездга үзе озатты. Балаларын да карарга өлгерә, үзенә дә вакыт таба, өйләре дә ялт иткән, кайнананы да тәрбияли, ирен дә көйли, – ди Рафия Яруллина.
– Киленем бик яхшы. Сабый бала кебек карый. Мунчага кертә, юындыра, киендерә, урын-җирем чиста, ни ашыйсым килсә, шул бар. Рәхмәт аңа, – ди аның сүзен җөпләп Хәерниса апа. – Балалар да бик акыллы, игелекле булдылар. Әби димәгән минутлары юк. Сөенеп туя алмыйбыз.
Ашабашта мин әнә шундый гаилә белән танышып кайттым. Сәрия белән Рәхим бу ике сабыйга әти-әни назы биргәннәр, бәхет бүләк иткәннәр. Киләчәктә балаларының игелекләрен дә күрергә насыйп булсын.
Гөлсинә Зәкиева