Яңа иҗат сезоныннан ниләр көтәргә?
Арча Мәдәният йорты үзенең яңа иҗат сезонын зур концерт белән башлап җибәрде. Ел дәвамында ул тамашачыларына нәрсә әзерли? Яңа иҗат сезонында планнары нинди? Шундый сораулар белән без Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязановка мөрәҗәгать иттек.
– Яңа иҗат сезонын башладык, дибез. Хәер, безнең ул тукталып та тормады, дисәк тә була, җәй дәвамында барган чаралар белән үз агымына кереп китте. Соңгы вакытта гына да беренче балалар бакчасының юбилеен оештыруда ярдәм иттек, өлкәннәр ункөнлеген үткәрдек. Ул бер чара белән генә тәмамланмады, һәр көнендә нидер булса оештырырга тырыштык. Арчада гына түгел, авыл мәдәният учреждениеләрендә дә. Моңа концерт кына түгел, күргәзмәләр, очрашулар, йөри алмаган өлкәннәрнең өйләренә барулар – бар да керә.
– Җәен агитбригада белән йөрдегез.
– Әйе, Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада 15тән артык ноктада – ындыр табак- ларында булды. Кышкы сезонда агитбригада 15 кечкенә авылга концертлар белән чыгуны планлаштыра. Моннан тыш хәйрия концертлары уздыруны да традициягә керттек. Ул декабрь башында инвалидлар ункөнлегендә башланып китә һәм ел дәвамында бара. Концертын куябыз да, шунда ук ярдәмгә мохтаҗ кешегә акчасын бирәбез. Узган ел шундый концертлар Шушмабаш һәм Ашытбашта булды. Хәйрия концертлары белән Яңа Чүрилегә психоневрологик интернатка, Арча өлкәннәр һәм инва- лидлар йортына барабыз. Аларда безне көтеп алалар. Һәр оешма белән тыгыз элемтәдә торабыз, һөнәри бәйрәмнәрен үткәрәбез. Аларны оештыру, сценариен төзү, оешманың йөзен ачып сәнгатьле итеп, бирү – безнең бурыч. Мәсәлән, өч ел рәттән инде “Татавтодор” оешмасының Арча филиалында Нәүрүз бәйрәме үткәрәбез.
– Быелга планда нинди чаралар оештыру каралган? Яңалыклар бармы?
– Алда чаралар бик күп, оештырып кына өлгер. 24 октябрьдән Яңа Кырлайда “Тукай – FEST” интер-актив чаралар башлана һәм алар ел буе дәвам итә. Кунак- ларны әкият геройлары белән, кызыклы һәм мавыктыргыч формада, уен формасында ди-сәк тә була, каршылау, аларга Тукай иҗатына кагылышлы сораулар биреп, җаваплар алу, җавап бирә алмаса, “җәза” үтәтү һәм башкалар. Соңыннан бар да мәдәният йортына җыела, кичке уенга, мәсәлән. Бу чара 3–4 сәгатькә сузылыр дип көтелә. Әйткәнемчә, монысы килгән кунаклар өчен күңел ачу чарасы. Аның беренчесе төрле районнардан җыйналган яшьләр иҗат фестивале делегатлары белән узачак.
Моннан тыш районда хезмәт итүче эшче яшьләр фестивален үткәрү планда тора. Ул башта авылларда, аннан өч көн буена Арчада була. “Төп йорт килене” бәйгесен быел да дәвам итәргә уйлыйбыз. “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” дигән бәйге дә игълан ителде. Кайсы мәдәният учреждениесе җиңә, шул үз җирлегендә башкаларга үрнәк булырлык бер чара үткәрергә тиеш була.
– Яңа елга да ерак калмады. Яңа ел чыршысы янында күңел ачарга теләүчеләрне, бигрәк тә балаларны нәрсә белән сөендерергә уйлыйсыз?
– Быел стадиондагы йортларны кыш көне дә кулланырга, балалар өчен чын әкияти бәйрәм оештырырга планлаштырабыз. Үзәк чыршыга барып җиткәнче алар шул йортлар аша үтә, алардагы әкият геройлары белән уеннарда катнаша, соңгы йортта Кыш бабай белән очраша, аңа хат калдыра, җыр, бию күрсәтә, шигырь сөйли ала. Аннан чыршы янында бәйрәмдә катнаша. Бу чаралар 26 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр көн саен кичке 6дан 9га кадәр дәвам итәчәк.
Алда әйтелгәннәргә әле ел дәвамында үткәрелә торган чаралар – һөнәри бәйрәмнәр, якташлар очрашулары, студентлар белән очрашу, республика, зона бәйгеләре һәм башкалар керә. Аннан быел “Рус җыры” халык вокаль ансамбленә – 45, “Яшь йөрәкләр”гә 10 ел тула. Алар юбилейларын Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә иҗат концерты белән билгеләп үтәргә җыена.
– “Җидегән чишмә” халык театры тамашачыга быел нәрсә тәкъдим итә?
– “Спутник” төркеме бүгенге көндә каникул көннәрендә балаларга күрсәтү өчен Галимҗан Гыйльфановның “Кыш бабайда сер бар” әкиятен өйрәнү белән мәшгуль. Ә өлкәннәр Котдус Ситдыйковның “Серле утрау” исемле моңсу комедиясен сәхнәгә куячак.
Гөлсинә Зәкиева