Арча мәдәният йорты үзешчәннәре Әтнә районында
Кичә 13 октябрь көнне Арча мәдәният йорты үзешчәннәре Әтнә районы Югары Сәрдә авылында зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Россия театрлар берлеге әгъзасы, халык театрларының атасы Камил Зиннәтов улы Саттаровны олылап, аның туган авылы Югары Сәрдә авылы халкына зур концерт программасы белән чыгыш ясадык, авыл халкы бик җылы каршы алды, концерт искиткеч матур булды» — дип җиткерде мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе Расих Галимҗанов.