Чаңгычыга ат йөрәге кирәк

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Чаңгычыга ат йөрәге кирәк

Үткән якшәмбедә Арча стадионында чаңгычыларның республика күләмендәге чаңгы–роллерларда ярышы булды.

Ул Фәнил Гарәфиев истәлегенә үткәрелде. Аның улы Фәнис чаңгычыларга уңышлар теләде. Ярышта Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Яшел Үзән, Чабаксар, Мари Иле спортчылары катнашты. Чаңгычыларны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов сәламләде.

Ярышларга Сарманнан килгән Бөтенроссия категориясендәге спорт хөкемдары Шамил Хафизов хөкемдарлык итте. Ул — Сочидагы Олимпия уеннарында хөкемдарлар составында булган Сарман спорт мәктәбе директоры.

— Мондый ярышлар бик кирәк, — ди ул. — Спортчылар бер–берсен күрә, аралаша, тәҗрибә туплый.

Арча физкультура укытучыларыннан Иске Кырлай мәктәбеннән Айрат Ситдыйков һәм Курса–Почмак мәктәбеннән Хәлил Хәсәнов бар иде.

— Бер бала алып килдем, — диде Хәлил Хәсәнов. — Кыйммәтле спорт төре бу. Аның бер пар роллеры гына да иң арзан дигәне 6 мең сум тора.

Ә Айрат Ситдыйков 5 спортчы белән килгән.

Арча стадионында тренер Рәис Камалов белән эшләүче Данил Хаҗиев чаңгычы бер яшүсмернең скотч белән ябыштырып куйган ботинкасына күрсәтеп:

— Менә Казанда укый ул, ә аягында Арчадагы тренеры Рәис Камалов алып биргән ботинкалар. Тузган... Быел җәен кечерәк балалар арасында чаңгы–роллерларда секция оештырып җибәрәсе килгән иде, барып чыкмады...

Чаңгы, биатлон спортына караш турында бераз гына гәпләшеп алу иде бу.

Казанда олимпиядага резервлар әзерләү училищесында укучы чаңгы буенча спорт мастерлыгына кандидатлар Лилия Рәхмәтуллина белән Диләрә Фәссалова Данил Хаҗиев белән кочаклашып күреште. Данил Хаҗиев Арча стадионында һәрвакыт чаңгычылар белән бергә. Чыж да выж роллерларда чакрымнарны җыеп кына торалар.

— Спортны һәм балаларны яратам, — ди ул, югары белемле физкультура укытучысы, отставкадагы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре. Спорт әнә шундый тынгысыз җаннар белән бара торгандыр да ул.

Кичләтеп стадионга төшсәң, тренер Рәис Камаловны очратмый калмыйсың. Очрашкан саен мин аннан уңышлар турында сорашам. Бу юлы ул:

— Безнекеләр Россиянең иң көчле 10 чаңгычысы арасында, — диде.

Һәм бүгенге ярышта да Рәис Камалов белән Данил Хаҗиевта тәрбияләнгән чаңгычылардан Фәнүзә Сәлахова яшьтәшләре арасында 1нче урынны алды. Диләрә Фәссалова 2нче нәтиҗәне күрсәтте. Кечерәкләр арасында Илназ Дияров финишка — 2нче, Эльвира Вафина 3нче килде. Алар үзләренең өчлеккә керәсенә ышана иде.

Иске Кырлай мәктәбе укучылары Динә Сәйфуллина, Эльвир Ситдыйков, Алмаз Әхмәтҗанов, Илназ Шакиров, Илүзә Фазлыева күрсәткечләренең беренче унлыкта булуы да начар түгел иде. Курса–Почмак мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Таңсылу Шиһаповада 5нче нәтиҗә. Таягы сынмаса, югарырак нәтиҗәгә дә ирешә алган булыр иде. Республика күләмендәге мондый ярышларда катнашу тренерга да, балаларга да үзе бер мәртәбәле гамәл, хәтта батырлык дияр идем.

Чаңгы... Спортның авыр төреме бу? Ярышны күзәткәндә аның бик авыр хезмәт икәнен төшенәсең. Шушы ук сорауны тренерларга бирәм.

— Чаңгычыга ат йөрәге, иркен сулыш алу өчен ат үпкәсе кирәк, — диде алар.

Әллә шуңа районда чаңгычылар күп түгел?!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International