“Каурый каләм”нәр Биектауда
Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе тәҗрибә уртаклашу максатыннан күрше районнар белән элемтәгә кереп, очрашулар оештыра башлады. Беренче очрашу Биектау районында булды.
Биектаулар тәҗрибәсен өйрәнү, тиешле материал туплау өчен ут күршеләргә “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова, үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимова, повестьлар, хикәяләре белән күпләргә таныш Зиннур Тимергалиев, Яңа Кенәр мәктәбеннән 2015 елда “Публицистика” номинациясендә районның Гариф Ахунов исемендәге бүләгенә лаек булган яшь каләм тибрәтүче Илүзә Касыймова барды.
Биектау китапханәсендә арчаларны ачык йөз белән каршы алдылар, бик теләп аралаштылар, башкарган эшләре белән таныштырдылар.
– Китапханә каршындагы “Каләмдәшләр” иҗат берләшмәсе әле яңа гына оешты, – дип башлады сүзен җитәкчесе, 20 ел Биектау китапханәсенең балалар бүлегендә эшләүче Диләрә Әхмәдуллина. – Әмма мин еллар дәвамында материалларны туплап килдем.
Диләрә ханым шигырьләр яза, аның шигырьләренә җырлар да иҗат ителгән, үзе дә матур җырлый икән. Хезмәтен бик ярата, һәр эшне күңелен биреп башкара, үзешчән язучылар белән элемтәгә керә, аларның иҗат җимешләрен бер папкага җыеп бара.
– Аның белән генә тукталып калмаска тырышам. Чөнки иҗатчыларга да стимул кирәк бит. Биектау радиосы аша (100.2FM) “Каләмдәшләр” сәхифәсе алып барыла. Туры эфирда үзешчән иҗат итүчеләр белән таныштырып барам, аларның шигырьләрен укыйм. Республика газета–журналларында бастыру да аларны дәртләндереп җибәрә. Мәсәлән, “Идел” журналында “Биектау- лар сүз сорый” исеме астында безнекеләрнең шигырьләре басылып чыкты, – диде ул.
– Кызганыч, әлегә туп- ланган материалларны китап итеп бастырып чыгара алмадык, – диде китапханә җитәкчесе, Арча педагогика көллиятендә укыган һәм 2009 елда шигърият өлкәсендә районның Гариф Ахунов бүләгенә ия булган Лилия Хәмидуллина. – Әмма без аларны игътибар үзәгеннән югалтмыйбыз.
Очрашуда район музее директоры Билал Шиһабетдинов, үзешчән шагыйрә Фирая Ибраһимова, Биектау төбәгендә туып–үскән эстрада артисты Данияр Хәбриев та катнашты. Фирая ханым шигырьләрен укыды, Данияр да шагыйрь дә, композитор да буларак ачылды, үзе иҗат иткән шигырен сөйләде, җырын башкарды.
– Минем үземне сәнгатькә дә Арча педагогика көллиятендә укыганда Арча халык театры кертеп җибәрде. “Галиябануда” Хәлил ролен уйнадым мин. Шуңа Арча турында сүз чыкса, якын итеп кабул итәм, – диде Данияр Хәбриев. – Минем шундый тәкъдимем бар. Гариф Ахунов премиясен тапшыруны Арчада гына түгел, Казан арты районнары арасында оештырып булмас микән? Аннан республиканың һәр үзәк китапханәсе белән элемтәгә керергә, берләшергә, риза булсалар, Тукай төбәге булган Арчада үзешчән иҗатчылар фестивале үткәрергә мөмкин.
– Без үзебез дә Казан арты берләшмәсе буларак оешып, бергә эшләп булмас микән дигән идек, – диде Зиннур Тимергалиев.
Арчалар да бу көнне үз тәҗрибәләре белән уртак- лаштылар, үзешчән авторларның китаплары белән таныштырдылар, район җитәкчеләренең үзләренә уңай мөнәсәбәтләре турында әйтеп үттеләр, шигырьләрен укыдылар. Очрашу шундый җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Соңыннан арчалар Биек- таудагы “Туган як” музеенда булдылар.
Гөлсинә Зәкиева