Район мөхтәсибәтенең укыту эшләре буенча җитәкчесе, мөслимәләр берлеге рәисе, Татарстан Республикасының мөселманнар берлеге һәм Татарстан Диния нәзарәтенең гаилә, хатын–кызлар һәм балалар эшләре буенча комитетының район филиалы җитәкчесе Рая Фәтхуллина шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан үткәрелгән мәҗлестә юбилярга Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина һәм Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Рая Фәтхуллинага Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншинаның, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары ташырылды.