14 октябрьдә Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Арча шәһәрендә яшәүче Хәлимә Хәйруллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырдылар.
Хәлимә әби Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында туган. 4 баласы, 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул кызы һәм кияве белән бергә яши.