Прокуратура аңлата

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Прокуратура аңлата

Банк карталарыннан акча урлау бөтен дөнья проблемасы булып тора.

Алдакчылар корбаны булмас өчен банк картасыннан файдалануның кайбер гади генә кагый- дәләрен истә тотарга кирәк. Татарстан Республикасы прокуратурасы каршындагы Иҗтимагый совет эшләгән банк карталарыннан куркынычсыз файдалану чаралары турында белешмәлек белән танышырга киңәш итәбез. Белешмәлектә шулай ук банк картасыннан законсыз рәвештә һәм кешенең ризалыгыннан башка акча алынган очракта, аны кире кайтару өчен нәрсә эшләргә кирәклеге дә әйтелә.

Белешмәлек белән районның arsk.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. Белешмәлек авыл җирлекләренә дә җибәрелде.

Ринат Ситдыйков,

район прокуроры, өлкән юстиция

 киңәшчесе

 

Арча районы прокуратурасы Арча районында яшәүче кешеләрдән районның хокук саклау органнарының ясалган җинаятьләр турындагы гаризаларны кабул итмәү очраклары турында район прокуратурасына хәбәр итүләрен сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International