Армия алдыннан сәяхәт

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Армия алдыннан сәяхәт

14 октябрьдә көзен армиягә барасы егетләр Иске Кишеттә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда булдылар. Бу очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Юлга кузгалыр алдыннан районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, хәрби бүлекнең ветераннар советы рәисе Юрий Козлов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов белән армия хезмәте турында сөйләштек. Хәзер хәрби хезмәткә теләп баручылар күбәйгән. Хәтта армиядә кем булып һәм кайда хезмәт итәргә теләүләрен белдерүче егетләр бар. Десантчы булып хезмәт итәргә кызыгучылар шактый.

— Һәр теләгән егетне десантчы итеп җибәрәсезме? — дип сорыйм хәрби комиссардан.

— Десантчы булу өчен физик әзерлек нык булырга тиеш, — дип җавап бирде Алмаз Борһанов. — Ә безнең егетләрдә ул җитми.

Иске Кишеткә сәфәргә чыгучылар арасында нибары бер егет кенә десантчылык- ка бара булып чыкты. Ул — Яңа Кенәрдән 20 яшьлек Рәмис Гайнуллин.

— Коркачыкта десантчылыкка әзерләделәр. Өч тапкыр парашютта сикердем инде, — ди Рәмис.

Әтнә техникумын тәмамлаган 20 яшьлек Илназ Латыйпов шулай ук Яңа Кенәрдән.

— Диңгез флотында хезмәт итәсе килә, — ди. Егеткә үземне кызыксындырган сорауларны яудырам.

— Сездә армиягә озату мәҗлесләре үткәрәләрме?

Илназ җанланып:

— О-о, алар бездә гөрләп үтә!

— Хәрби комиссариатка гармун белән киләсезме?

— Мин үзем гармунчы бит! Күрше дә гармунда уйный.

Мин егетләрдән:

— Гани Сафиуллинның кем икәнен беләсезме? — дип сорадым һәм “Менә баргач беләбез инде”, дигән җавап ишеттем.

Иске Кишет музеенда китапханә мөдире Гөлфия Габитова Советлар Союзы Герое, генерал–лейтенант Гани Сафиуллин турында сөйләде. Иске Кишет авылында туып–үскән Гани Сафиуллин 1941 елда М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлаган. 1943 елның сентябрендә ул җитәкләгән 25 гвардия укчы корпусы Днепрны кичеп дошманның күпсанлы контрһөҗүмнәрен кайтарып, 5 көнлек сугышта фронт буенча плацдарм- ның озынлыгын 25 чакрымга, иңен 15 чакрымга киңәйткән һәм шунда ныгып урнашкан. Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 26 октябрендә бирелгән. Сугыштан исән–сау кайтып, 1973 елның 14 октябрендә 68 яшендә вафат булган. Казанның Арча кыры зиратына җирләнгән. Ветеран педагог Луиза Садыйкова (мәрхүмә) аның турында бай материал туплап калдырган.

Һәйкәлгә чәчәкләр салынды, веноклар куелды. Раил хәзрәт Гыйләҗев армиягә китәсе егетләргә вәгазь сөйләп, коръән укыды, догалар кылды. Егетләргә туган ил, батырлык төшенчәләре турында тагын да киңрәк төшендергән сәяхәт булды ул.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International