Язмышларда ни язылган

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Язмышларда ни язылган

15 октябрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булдылар.

Любовь Осина биредә яшәүче Анастасия Толоконникованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Анастасия Ивановна Биектау районында туган. Бик яшьтән совхозда сыер сава, бозау карый. Әтисе бик иртә үлеп китә. Бераздан әнисез дә калалар. 1953 елда кияүгә чыга, ире белән өч ай гына яшәп калалар. Аларның бер малайлары туа, 1970 елда ул да Үзбәкстанга китеп хәбәрсез югала. Хезмәт, тыл ветеранын язмыш олыгайган көнендә Арчага китерә.

Анастасия әби үзен искә алганнарына бик куанды. Биектаудан да килеп котлап киткәннәр.

Өлкәннәр һәм инвалид- лар йорты җитәкчесе Гөлназ Төхвәтуллина соңгы вакытта биредә башкарылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды.

— Өлкән яшьтәге кешеләр аерым игътибарга мохтаҗ, биредә яшәүчеләр бигрәк тә, — диде Любовь Осина. — Соңгы вакытта мондагы үзгәрешләр күз алдында. Район җитәкчелеге киләчәктә дә мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә әзер.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International