Барыбыз да йөрисе юллар
Арча районында 2013 елдан бирле җирле территорияләрне үстерү проектларын республика бюджетыннан өстәмә финанслау буенча республика программасы тормышка ашырыла. Аның нигезендә үзара салымның җыелган һәр сумына республика бюджеты дүрт сум өсти.
— 2016 елның беренче яртыеллыгында Арча районы буенча гражданнардан 10018200 сум үзара салым акчасы җыелды, — ди районның финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев. — Моңа Татарстан Республикасы бюджетыннан 40072800 сум өстәлде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 3 октябрендәге карары нигезендә үз- ара салым акчаларын җыю сроклары үзгәрде, 2017 елда үзара салым акчаларын җыю өчен өч ай гына (гыйнвар, февраль, март) вакыт бирелә. Барысы 12455275 сум акча җыю планлаштырыла.
Районыбыздагы тәҗрибә күрсәткәнчә, үзара салым акчалары урыннардагы күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. 20 ноябрьдәге референдумга 2017 елда башкарылачак эшләр дә тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, авыл юлларын төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, су белән тәэмин итүне яхшырту, урам утларын, зиратларны тоту, көнкүреш калдык- ларын җыюны оештыру мәсьәләләре күздә тотыла.
Үзара салым акчаларының бер сумына рес- публика бюджетыннан дүрт сум өстәлүне моның файдасын аңлап алган кешеләр күктән төшкән бәхет дип саный. Чыннан да, тагын кайда бар әле мондый юмартлык?
— 2015 елда бездә үз- ара салым акчасы 100әр сумнан җыелган иде, — ди Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов. — Быел 200 сумнан җыйдык. Яңа Кенәрнең үзендә генә 21 урам бар. Без Үрнәк, Наласа җирлекләрендәге кебек урамнарга шикәрдәй таш җәя алмыйбыз. Читтән техника да яллый алмыйбыз, грантка откан бер тракторыбыз бар, күбрәк шуның белән эшлибез, “Коммуналь хезмәтләр” оешмасы булыша. 2017 елга 300әр сумнан җыйсак, күбрәк эш башкарып булыр иде, дип торабыз.
Яңа Кенәрдә быел Комсомол урамына таш түшәлгән. Зират коймасының бер өлеше яңартылган, бер кое төзекләндерелгән. “Халык сорагач яңарттык урам коесын, — ди авыл җирлеге башлыгы. — Аңа кадәр дә бер кое эшләнгән иде. Йортларга су кергән, коелардан су алучы да юк инде. Ут бетә калса кирәк булыр, дип сорадылар, моңа да хәйран акча кирәк бит”.
Җирлек башлыгы үзара салым акчасына башкарылган эшләрне барлый. Сөрде авылының Киров урамында без дә булдык. “Нинди әйбәт булды бу! Мондый көнне дә күрәсе бар икән!” — ди шушы урамда яшәүче Фирдәвес Тимергалиев.
Түбән Оры, Югары Оры, Кызылъяр, Шурабаш, Шура авыллары урамнарында да шактый эш башкарылган. Дөрес, ташны акча җиткәнче түшәргә туры килгән, әле бу эш алдагы елларда да дәвам итәчәк. Бөтен кеше дә үзара салым акчасын түлим дип тормый. Әмма андыйлар елдан–ел кими бара. 2015 елда барысы 306950 сум акча җыйналган, 2016 елда 540 меңгә җиткән һәм республика бюджетыннан өстәлгәч 2 млн. 700 мең сум булган.
Безгә еш кына: “Мин референдумда катнашмадым, мин үзара салым акчасын түләмәсәм нәрсә була?” — дигән сорауны бирәләр.
— Үзара салым кысаларында акча җыю законлы процедура булып тора һәм ул “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның төп принциплары турында”гы Федераль Законның 56нчы маддәсендә каралган, — ди район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов. –Үзара салым түләве һәм чыгымнар төре җирле референдумда хәл ителә. Әгәр гражданнарның күпчелеге үзара салым кертүне яклап тавыш бирә икән, үзара салым акчасын 18 яше тулган, туган урыны шушы җирлек чикләрендә урнашкан (яшәү урыны теркәлү урыны белән билгеләнә) барлык гражданнар, аларның референдумда катнашуы һәм тавыш биргәндә чагылган мөнәсәбәтенә карамастан, үзара салым акчасын түләргә тиеш. Акча карар игълан иткәннән соң 3 ай эчендә түләнә.
Референдум карарын үтәү барлык гражданнар өчен мәҗбүри. Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәгән өчен Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексының 2.6.нчы маддәсендә гражданнарга бер мең сумнан ике мең ярым сумга кадәр күләмдә административ штраф салу каралган. Моннан тыш, түләмәгән очракта әлеге сумма суд тәртибендә эзләнеп алына.
Ильяс Фәттахов