Питомник клубы октябрь башында гына да бик күп чаралар оештырды. Казанда ярминкәдә “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле ике сәгатьлек концерт куйды. Божада “Бер күрешү үзе бер гомер” дигән урам концерты узды. Питомник клубында “Көзге муллык” дигән тематик кичә булды, яшелчәләр күргәзмәсе оештырылды, пылау белән сыйландылар, үзешчәннәр чыгыш ясады. Бу хакта безгә Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина хәбәр итте.