Сездә укуым белән горурланам!

2016 елның 21 октябре, җомга

Сездә укуым белән горурланам!

19 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә мөхтәрәм кунак килде.

Дөрес, биредә кунаклар еш була. Әмма Ирек Җәүдәт улы Миннәхмәтов алар арасында аерылып торган үзенчәлекле кунак. Бу турыда көллият директоры Гөлнара Гарипова бик матур итеп әйтте.

— Ирек Җәүдәтовичка көллияткә күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәт! — диде ул. — Авыр вакытларда без аңа мөрәҗәгать итәбез һәм аның беркайчан да ярдәмнән баш тартканы юк.

Директор мөхтәрәм кунакны капкадан керүгә Г.Тукай һәм Әлифба һәйкәлләре янына алып барды. Аларның икесе дә биредә очраклы гына урын алмаган. Шагыйрь исемен йөрткән уку йортында аңа һәйкәл булырга тиешме? Тиеш! Дөньяда бердәнбер Әлифба музее булган уку йортында ни өчен аның һәйкәле дә булмас- ка тиеш? Боларны әйтүе генә ансат билгеле, аның мәшәкатьләрен Гөлнара Фидаилевна үзе генә беләдер.

— Беренче чиратта үзебездә укып чыккан җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттем, — ди ул. — Ирек Җәүдәтович ике һәйкәлне дә төзетүгә зур өлеш кертте. Көллияткә барысы 500 мең сумнан артык акча бирде.

Ирек Миннәхмәтов Арча педагогика көллиятендә 1996–1998 елларда укыган. Аннан соң бу уку йорты зур үзгәрешләр кичерде, нык-лап төзекләндерелде, заманча җиһазланды. Ирек Җәүдәт улы әлеге үзгәрешләрне сокланып карап йөрде, студентлар белән сөйләшкәндә уку елларының кадерен белергә, тырышып укырга, туган телне дә яхшы белергә чакырды.

Соңыннан чәй өстәле артында ветеран укытучылар белән җылы очрашу булды. Ул еллардагы мөхтәрәм директор Илдус Сәгъдиев, укытучылар хатирәләрне яңарттылар.

— Мин әлеге уку йортында укуым белән горурланам, — диде Ирек Миннәхмәтов. — Сез безгә тирән белем, яхшы тәрбия бирдегез. Мин хата белән язучыларны күрсәм, телне бозып сөйләшүләрен ишетсәм Арча педучилищесында укуым белән тагын бер тапкыр горурланам һәм хөрмәтле укытучыларым сезне искә алам. Зур рәхмәт сезгә!

Ирек Миннәхмәтов Арча педагогика көллиятенә киләчәктә дә ярдәм итеп торачагын әйтте.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International