Өмәләр дәвам итә

2016 елның 21 октябре, җомга

Өмәләр дәвам итә

Җыештырган урында түгел, чүпләмәгән урында чиста, диләр бит. Хәзер авылларда да чисталыкка игътибар арта. Узган атнада Сөрде авылында булырга туры килгән иде. Капка төпләрендә капларда, болай гына да өеп куйган чүп өемнәре.

— Атнага ике тапкыр трактор белән җыябыз аларны, — ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наил Нәҗметдинов. — Халык хәзер бу тәртипкә ияләнде.

Тирә–юнебезне көздән тәртипкә китерү әйбәт, язга чыккач мәшәкате аз булачак. Узган чәршәмбедә бөтен Арча өмәгә чыкты. Хәзер бит яфрак коела торган вакыт, көн саен җыештырып торсаң да чүп–чар табыла.

— Бүген шәһәр күләмендә төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча өмә үткәрәбез, — диде Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Римма Мамадалиева. — Шәһәр халкы, оешмалар, предприятиеләр коллективлары үзләренең һәм беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерә.

ЗУЭС, Пенсия фонды, “Жилкомбытсервис” ширкәтенең инженер–техник хезмәткәрләре, Укучылар сарае, сәнгать мәктәбе коллективлары Совет мәйданындагы Геройлар аллеясында эшләделәр.

Мәдәният идарәсе коллективы үз территория- ләрендәге үләнне чабудан, картайган куаклардан чистартудан тыш, беркетелгән территориядәге брусчаткаларны үләннән арындырдылар, себереп, чүбен җыйнап алдылар.

“Казан арты” тарих–этнография музее коллективы үз территорияләрендә эшне бетергәч юлның икенче ягын да яфрактан арындырдылар.

Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы Галактионов урамындагы тротуарны чистартты.

Арчаның 1нче урта мәктәбе укучылары үз территорияләрен тәртипкә китергәч Завод урамындагы чүп–чарны җыйдылар.

Педагогика көллияте, социаль яклау бүлеге, район хастаханәсе коллективлары да өмәдә актив катнашты.

Өмәләрдә иң актив катнашучылар — мәгариф учреждениеләре коллективлары. Арчаның барлык мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары бу көнне үзләренең һәм беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерделәр.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International