Фәрвәз әбигә 95 яшь
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 20 октябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Фәрвәз Мөбарәкшинаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Фәрвәз әби Түбән Пошалым авылында туган. Сугышка кадәр колхозда эшли, клуб мөдире була. Аннан, укып кайткач, балалар бакчасы мөдире итеп куялар. Сугыш елларында почтальон хезмәтен тапшыралар, берничә авылга хат–хәбәрләр ташый. “Иң авыры поч- тальон сумкасы түгел, ә өчпочмаклы кайгы хатларын тапшыру иде”, — ди ул.
1952 елда Арчага күчә, промкомбинатка тегүче булып урнаша. Фронтовик Рәхмәтуллага кияүгә чыга, аның белән 14 ел гына яшәп кала, бик иртә үлеп китә ул. Ике кыз үстерәләр.