Кукуруздан соң — көнбагыш

2016 елның 21 октябре, җомга

Кукуруздан соң — көнбагыш

Күп хуҗалыкларда урак өсте инде онытылып бетте, ә “Игенче” ширкәте комбайнчылары һаман эштә. Колачы авылы янындагы басуда көнбагыш сугалар. Расих Нәҗметдинов, Харис Вилданов, Марат Абдуллин, Ришат Закиров, Илнур Габдрахманов өчен урып–җыю октябрьдә дә дәвам итә. Кукуруз сугуны да шушы көннәрдә генә тәмамладылар.

— Көзге кыр эшләре тәмамланды, аны канәгатьләнерлек дип бәяләргә кирәк, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Күпчелек хуҗалыклар туфрак эшкәртүне дә әйбәт срокларда башкарып чыга алдылар.

Финанс хәлләре авыр булган “Мәрҗани”, “Арча” ширкәтләрендә туфрак эшкәртү проблемага әйләнә бара. Бүгенге көн белән генә яшәүчеләрнең киләчәге юк.

“Кырлай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре бәрәңгедән әйбәт уңыш һәм файда алдылар. Бәрәңге игү белән шөгыльләнүче “Сафия”, “Таң” хуҗалыклары аны табышлы итә алмыйлар әле. Әмма аларның бу культурага тугрылыклы булып калулары игътибарга лаек. Алдагы елларда бу өлкәдә эш активлашыр дигән өмет бар. Бәрәңге заводы төзелсә икенче икмәкне игәргә теләүчеләр артачак. Әле кайчан гына “Акчишмә”, “Ашытбаш”, “Ракета”, Азин һәм башка хуҗалыклар бәрәңге үстерү буенча дан тота иде.

Эшлим дигән кешегә хөкүмәт сугару чыгымнарының 90 процентын түли. Киләчәктә икътисадны алып барыйм дисәң, мондый мөмкинлекләрдән файдалана белергә кирәк.

— Бүгенге көндә минераль ашламалар узган елгыга караганда 30 процентка арзанрак, — ди Айдар Минсабирович. — Арзан чакта алып калырга кирәк бит. Монда да шул ук “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы” хуҗалыклары өлгерлек күрсәтә. Калганнарга да уйларга кирәк.

Терлекчелектә дә күзәтелә мондый хәл. Малларны ноябрь ахырына кадәр көтүдә йөртү мөмкинлеге бар, үлән дә, уҗымнар да җитәрлек. Азык аз әзерләнгән “Арча”, “Мәрҗани” хуҗалыклары өчен аеруча отышлы булачак бу.

Бүгенге көн белән генә яшәгән җитәкчеләр, белгечләр хуҗалыкның киләчәге өчен мөһим булган таналар турында уйламыйлар. Үгез үстереп акча эшлиләр, янәсе. Чын хуҗа, әйбәт белгеч булачак сыерны бозау вакыттан тәрбияләү турында кайгырта. Тукай ширкәтендә, Айдар Сабировның фермер хуҗалыгында бозаулаган таналар көнгә 20–18 литр сөт бирә. “Мәр- җани” ширкәтендә — 8 литр.

Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт программалар бар. Терлек торакларын, сенаж, силос чокырларын ремонтлау, төзү өчен дәүләт акча бирә. Программага кер дә эшлә генә. Монда да шул бер үк хуҗалыклар диярлек, калганнар инде нишләрбез икән дип, читтән карап тора. Эзләнгән кешеләр юлын таба, рапс, бәрәңге, кукуруз игә, көнбагыштан май ясый.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International