Үзе кечкенә, эче төш кенә
Урта Бирәзә башлангыч мәктәбендә барлыгы җиде бала укый.
– Шушы кечкенә генә мәктәптә дә аз гына бала белән укытучылары Лилия Сираҗиева, Айгөл Йосыпова нинди генә чаралар оештырмый, – ди Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Безнең авыл Арчага терәлеп тора бит. Бервакыт (мин мәктәптә укыткан заманда бу) ата–аналар русча укытырга дип балаларын Арча мәктәбенә бирә башлады. Имеш, имтиханнарны русча тапшырасы. Аңлыйм мин аларны. Шуңа төп фәннәрне рус телендә укытуга күчтек. Һәм менә шәһәргә омтылу бетте. Балалар саны аз булгач, аларга игътибар да зур. Сыйныфтан соң да очрашулар, кичәләр, бәйгеләр дә даими үткәрелеп тора.
Узган шимбәдә узган “Җылытасы килә дөньяны” дигән балалар, өлкәннәр өчен бик күп китаплар авторы, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге, “Идел–2015” Идел буе әдәби премияләре иясе Ленар Шәех белән очрашу шуларның берсе. Аны укытучылар Урта Бирәзә клубы җитәкчесе Радилә Рәхимова, Зур Бирәзә китапханәчесе (шушы ике авылга хезмәт күрсәтә) Илмира Равилова белән берлектә, Урта Бирәзә башлангыч мәктәбенең ата–аналар советы җитәкчесе Миләүшә Нотфуллина ярдәме белән оештырганнар. Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе укучыларын кунакка чакырганнар. Моннан тыш ата–аналар, авыл халкы да шагыйрь белән очрашуга килгән иде.
– Ленар минем туганнан–туган энем. Кечкенә чагында аны балалар бакчасына йөртү күбрәк миңа тиде. Анда ук бик хисле бала иде ул. Бакчага барганда әниемә, дип туктап чәчәк җыя башлый иде. Теле бик иртә ачылды. Яхшы укыды. Ике югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлады, – диде Миләүшә Нотфуллина.
– Миләүшәләргә кунакка кайтканда аңа гел соклана идем. Туган ягын, гаиләсен чагылдыручы шигырьләрендә хисләрен шундый оста итеп ача ала Ленар Шәех, – диде Илфира Шакирова.
Чыннан да, аның балалар өчен язылган шигырьләре йорт хайваннары, әти–әни, гаилә, табигать, туган як, туган тел турында, күп шигырьләре матурлыкка, яктылыкка өнди. Теле бик бай, әсәрләре җырга салынган көй кебек җиңел укыла. Укучылар Искәндәр Нотфуллин, Нәфисә Фәсәхетдинова, Ильяз Галиев, Руфинә Шакирова, Азамат Фәсәхов, Рамилә Җәләева, Илмир Җәләев Ленар Шәехның шигырьләрен матур итеп сөйләделәр, аның турында бик күп мәгълүмат белделәр, сораулар бирделәр. Балаларча гади, самими сорауларга кунак абыйлары җитди җа- ваплар бирде, киләчәккә планнары белән таныштырды.
– Ленар Шәех автор–төзүче буларак та күп китаплар авторы. Аның “Нәҗип Газизов” дигән китабы дәү әтиебез, Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, балалар йорты директоры (аны татарның Макаренкосы дип йөртәләр иде) багыш- ланган, – диде Миләүшә Нотфуллина.
– Сез иҗат дөньясына бик кызу адымнар белән килеп кергәнсез. Мин соңрак кына яза башладым, – диде үзешчән шагыйрь Дамир Нуриәхмәтов һәм үзенең шигырьләрен укыды.
Соңыннан Ленар Шәехның әнисе Лениза ханым сүз алды, ана күзлегеннән чыгып улы турында сөйләде, шушындый матур кичә оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Кечкенә генә мәктәптә үткән зур очрашу кичәсе күңелләрдә җылы хисләр калдырды.
Гөлсинә Зәкиева