Алар китапларда яши
Безнең район укучылары өчен “Без бит – Арча яклары” дип аталган өч томлык дәреслек әзерләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Бу китапларда Арча районыннан чыккан барлык әдипләр, әдәбият мәйданына әле яңа аяк баскан каләм ияләренең иҗат җимешләре урын алган.
Әдәбият һәм сәнгать музеенда 14 октябрьдә үткән очрашуга әсәрләре шушы китапларга кергән авторларның якыннары, туганнары чакырылган иде. “Казан арты” тарих–этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов аларның һәрберсе белән таныштырып чыкты, авторларның иҗаты турында сөйләде.
Танылган язучы, журналист Радик Фәизовның әсәрләре өч томга да кертелгән, талантлы әдип тормышны, кешеләрне яхшы белә иде, ул үзе алар арасында яшәп иҗат итте. Ул иҗат юлына аяк баскан бик күп яшьләрнең остазы булды. Аның тормыш иптәше Дамира апа истәлекләре белән уртаклашты.
Гайсә Гатауллин да талантлы язучы иде. Балалар өчен дә мавыктыргыч, кызыклы хикәяләр язды. Очрашуда аның хатыны Зөлфия ханым катнашты. Оста төзүче, сатирик шигырьләре бүген дә көчен югалтмаган талантлы шагыйрь Вәзыйх Рәхимовның хатыны Саҗидә, журналист һәм язучы Дамир Галимовның хатыны Сания ханымнар һ.б.ларның якыннары шулай олылап чакырулары өчен рәхмәт әйттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов район укучылары өчен әзерләнгән дәреслекләрнең әһәмиятен әйтеп үтте, авторларның якыннарына әлеге китапларны бүләк итте.
Ильяс Фәттахов