Егетләр китә армиягә
18 октябрьдә көзге чакырылыштан беренче 17 егетне армия сафларына озаттылар. Исән–сау гына йөреп кайтсыннар. Еллар имин булсын да, сугыш афәтләре генә күрергә язмасын.
Шундый теләкләр алдагы көндә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә үткән озату кичәсендә дә яңгырады. Зур чара оештырып озату бездә матур бер традициягә әверелде. Бу юлы кичәдә район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
– Быел көзге чакырылышта Арча районыннан барлыгы 93 егет китә. 18 октябрьдә китүчеләр Оренбург өлкәсе (Тоцк шәһәре), Улан–Удэ, Самарага юл тотачак, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Хәзерге вакытта 52 частьта 205 егетебез хезмәт итә. Берсе турында да бүгенгә кадәр начар хәбәр килгәне юк. Киресенчә, мактау хатлары гына җибәрәләр.
Алмаз Борһанов егетләр каршында ук Наласадан Рәис Галиевнең, Күкчә Бирәзәдән Азат Исламовның, Көтектән Әмир Нигъмәтҗановның әти–әниләренә командирларыннан килгән мактау хатларын тапшырды.
– Әмир Мәскәүдә хезмәт итә. Июньдә генә киткән иде әле. Педагогика көллиятен тәмамлаганнан соң үз теләге белән китте. Аның белән чын күңелдән горурланабыз, – диделәр егетнең әтисе Рамил һәм сеңлесе Рәйдә.
– Без сезнең турында бервакытта да онытмыйбыз. Хәрби комиссариаттан чыгып киткән көннән кайтканчыга кадәр игътибар үзәгендә тотабыз. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрегез белән котлап район башлыгы исеменнән открыткалар җибәрәбез, телекүперләр аша аралашабыз, – диде хәрби комиссар.
Озату кичәсендә катнашкан район башлыгы урынбасары Любовь Осинаның да егетләргә җиткерәсе теләкләре бар иде.
– Иртәгә сез яшь егетләрне армиягә озатасыз, ә бер елдан алар чын ир–егетләр булып кайтачак. Сезнең улларыгыз турында да шундый мактау хатлары килсен. Бу җаваплы эшне башкарып чыга алырлармы, көчләре җитәрме, дип әти–әниләрегез сезнең өчен борчыла. Сезне алар гына түгел, без дә көтәбез. Чөнки районга шундый егетләр кирәк. Чын дуслар табыгыз, сезне гаиләләрегезне, туган илебезне саклаучы, яклау- чы итеп тәрбияләүче чын командирларга туры килегез, авырлыклар алдында югалып калмагыз, әти–әниләрегезне онытмагыз. Исән–сау булыгыз. Барыгызны да Аллаһы Тәгалә сакласын, – диде ул әти–әниләргә дә, егетләргә дә берьюлы мөрәҗәгать итеп.
Аннан Любовь Осина һәм Алмаз Борһанов егетләргә бүләкләр тапшырды.
– Мин Түбән Мәтәскә мәктәбен тәмамладым да беренче булып армиядә хезмәт итеп кайтырга булдым, – ди Мөндештән Фәрит Вәлиәхмәтов. – Хәрби хезмәт кызыксындыра мине. Ошап китсә, бәлки, контракт буенча да калырмын.
– Үзем Германиядә хезмәт иттем. Ике ел. Хәрби комиссариат шоферлыкка, водолаз булырга укытып җибәрде. Немец солдатлары белән учениеләргә бара идек. Бик күп нәрсәгә өйрәнеп кайттым. Бер генә теләгем, еллар тыныч булсын, исән–имин йөрсеннәр, – диде әтисе Марат.
Егетләрне армиягә дога белән озату да бездә тагын бер матур традиция. Бу юлы да Раил хәзрәт Гыйлаҗев Коръән сүрәләре укып дога кылды.
– Сез районның асыл егетләре. Мин татар, мин мөселман, мин Арча ягыннан, дип үзегезне яхшы яктан гына күрсәтә белерсез, дип уйлыйм. Догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Изге юллар, изге теләкләр сезгә, – диде Раил хәзрәт.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА