Юлларыгызга гөлләр сибелсен...

2016 елның 21 октябре, җомга

Юлларыгызга гөлләр сибелсен...

“70тә дә сез безгә кирәк әле”. Яңа Кенәр мәдәният йортында шундый исем белән үткән кичәдә 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрне сәхнәгә чакырып зурладылар.

– Мин үзем Шекәдән. 40 ел Яңа Кенәрдә яшим. 30 елга якын яследә башта пешекче, аннан няня булып эшләдем. 65 бала иде ул чакта. Араларында чыгырда утыра торган өч айлык балалар да бар иде. Шуларга һәм 13 хезмәткәргә ашарга әзерләдем. Бер чиләк коймак кына пешердем. Хезмәтемне бик яраттым. Игътибарлы булдым. Балаларның сау–сәламәт үсүендә минем дә өлешем бардыр дип уйлыйм, – диде тамаша залында янымда гына утыр-ган юбилярларның (70 яшьне биреп булмый, күз тимәсен) берсе Зөлхия Гәрәева. – Менә шулай чакырып котлаулары, махсус бәйрәм оештыруларына мең рәхмәт. Безнең өчен зур куаныч бу.

Ул көнне сәхнәгә күтәрелгән юбилярларның һәрберсе олы тормыш юлы үткән кешеләр. Шурабашта туып–үсеп, Шура мәктәбендә белем алган Фердинанд Ибраһимов 26 ел армиядә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга һәм Яңа Кенәргә күчеп кайта. Картаерга бер дә ашык-мый әле. Сәрия Үтәгәнова белән әнә ничек мари биюен башкарды, яшь егетләрең бер кырыйда торсын.

Суфия Хафизова башта цехта кирпеч, кышын чыпта суга, аннан 20 ел балалар бакчасында эшли. Сәкинә Гайнуллина башлангыч сыйныфта укыта, читтән торып университетта белем ала. 40 яшендә яңадан чит телләр буенча укырга керә, 45 яшендә аны тәмамлап, Яңа Кенәр мәктәбендә немец теле укытучысы була, өч ул үстерә, сигез оныгы гына бар. Шул оныклары аны бу кичне чәчәкләргә күмде.

Фердинанд Вәлиуллин да, Габделбәр Сабиров та гомер буе хисапчы, аннан баш хисапчы хезмәтен башкарганнар.

– Без Рәмзия һәм Фердинанд Вәлиуллиннарның гаилә дуслары, – диде аны котлап Дилбәр Хәкимова. – Рухи яктан көчле, ярдәмчел, искиткеч яхшы кешеләр алар. Ишегалларына керсәң, чәчәкләргә исең китәрлек. Фердинандның Рәмзиягә мөнәсәбәте сокланырлык. Бервакытта да хатынына авыр сүз әйткәне юк аның. Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер итүләреннән яшьләргә үрнәк алырлык.

Ә 39 еллык хезмәт стажы булган Габделбәр Сабиров кечкенәдән активист булган, сәхнәдән дә төшмәгән.

Хәзер дә тик тормый Габделбәр ага. Яңа Кенәрдә ветераннар советын җитәкли, мәдәният йортында спектакльләрдә уйный, концертлар алып бара. Юбилярларны хөрмәтләү йөзеннән оештырылган әлеге концертны да Иван Иванов белән берлектә ул алып барды.

– Сез безнең өчен тере тарих. Үсеп килүче буынга теләкләрегезне җиткереп киләсез. Киләчәктә дә имин тормышта яшәргә насыйп булсын. Башка юбилейларыгызны да менә шулай матур итеп каршы алырга язсын, – диде юбилярларны котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов, әлеге юбилярлар эшләп лаеклы ялга чыккан оешмалар җитәкчеләре дә кичәгә бүләкләр белән килгән иде. Авыл үзешчәннәре тәкъдим иткән зур концерт та алар өчен булды. Арча Мәдәният йорты хезмәткәре Расих Галимҗанов та яраткан җыр- ларын Яңа Кенәр юбилярларына багышлады.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International