Иҗади яшьләр эзләре буенча тур

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Иҗади яшьләр эзләре буенча тур

Администрация, туризм һәм кунакчыллык Үзәге инициативасы буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 2016 елның 24 октябрендә Яңа Кырлай авылында мәдәни-мәгърифәт «Тукай Ягы» проектын кысаларында заманча яшьләр иҗаты "Тукай Фест" фестивале оештырылды. Катнашырга күрше районнар чакырылды. Биектау, Кукмара, Саба районнарының делегацияләре чакыруны бик теләп кабул иттеләр. Арча районына килүгә кунакларга кайнар чәй белән традицион татар ризыклар тәкъдим ителде.

Фестиваль өч төрле программалардан торды: 1.экскурсия программасы, 2.белем бирү программасы, 3.мәдәни-күңел ачу программасы.

Экскурсия программасы составында кунаклар өчен артистлар оештырган күңелле, тере интерактив һәм Тукай музеенда, Сагъди абзыйның йортында экскурсия булды.

Белем бирү программасына кулдан ясый торган мастер-класслар керде, анда катнашучыларга берничә эшләнмә мөстәкыйль рәвештә ясарга тәкъдим ителде. Кунакларга бигрәк тә исле сабын ясау ошады. Катнашучыларга шулай ук туздан эшләнмә, җептән композиция, мехенди рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде. Районнар үзләре дә мастер-класслар әзерләделәр һәм алар өчен аерым мәйдан әзерләнгән иде. Аеруча катнашучыларның Биектау районы "Тукай әкиятләре җеп сәнгатендә" дигән темага мастер-классы истә калды.

Аннары катнашучыларга кайнар ашлар тәкъдим ителде. Соңнан мәдәни-күңел ачу программасы КВН форматына күчте. Катнашучылар алдан әзерләнгән һәр районның үзенчәлеге турында визитка һәм өй эшен күрсәттеләр.

Оригиналь идеяләр, юмор, якты сәхнә һәм көчле алкышлар залга  ягымлылык һәм позитив атмосфера бүләк итте.

КВНның өченче этапы – шаян сорауларга иң оригиналь җавап табу иде.

Әлеге КВНның жюри составында Арча муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары О. Е. Спичкин, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КДН секретаре Л. Н.Завялова, Арча районы “Укучылар Сарае”ның директор урынбасары А. Г. Гәләүтдинова, "Яңа Кырлай мәктәбенең" директоры  Э. Ф. Минзянова, Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының МУ "УДМС” башлыгы урынбасары " С.П.Шарафиева.

Иң күп баллны Кукмара муниципаль районы командасы җыйды, нәкъ менә алар Гран-при номинациясендә җиңүче булдылар.

1 урын Арча районы яулады. 2 урында Биектау районы командасы. 3 урында Саба районы командасы.

Барлык катнашучылар да кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Өстәмә рәвештә оригиналь футболкалар һәм Яңа Кырлай авылындагы Г. Тукайның музейена бушлай сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International