Наласада көрәш бәйрәме

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Наласада көрәш бәйрәме

500 еллык тарихы булган, данлыклы Әхәт Закиров кебек көрәшчеләр биргән Наласа авылында көрәш бәйрәме уздырылды. Наласа урта мәктәбе үзләренең көчләрен сынар өчен районыбызның яшь һәм көчле көрәшчеләрен җыйды. Бу көрәш 2004–2005 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында үткәрелде. Соңгы вакытларда татарның милли спорт төре булган көрәш массакүләм төстә үсешен дәвам итә. Районыбызда да милләтебезнең йөзек кашы саналган бу спорт төренә игътибарның аеруча зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Мәктәбебездә көрәш түгәрәген озак еллар Таһир Лотфуллин җитәкли. Аның шәкертләре көрәш бәйгеләрендә призлы урыннар алалар. Бәйгене оештыруда да Таһир Әхмәт улы зур көч куйды.

Бәйгедә төрле үлчәүдә 15 мәктәптә  72 көрәшче көч сынашты. Командалар арасында 1 урынны Арчаның 3нче мәктәбе, 2нче — Шушмабаш, 3урынны — Курса–Почмак мәктәбе яулады.

Көрәшнең иганәчесе  “Игенче” ширкәтенә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу хакта безгә Наласа урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Хәсәнова хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International