Арчалар Чабаксардан 6 медаль белән кайтты

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Арчалар Чабаксардан 6 медаль белән кайтты

Чабаксар шәһәрендә бочче уены буенча спорт мәктәбе беренчелегенә ачык ярышлар булды.

Ярышта ДЦП авырулы 30га якын бала катнашты. Балаларның барысы да актив тормыш белән яши. Алар даими рәвештә бочче белән шөгыльләнә, ярышларга йөри, дуслар белән очраша, сәяхәткә чыга, шулай итеп, ярышларда гына түгел, үз авыруларын да жиңәргә өйрәнәләр.

Бу юлы да алар Чувашстаннан 6 медаль белән кайтты. Иң яшь уенчы Гөлүсә Гарифҗанова, Рамил Шәрәфетдинов, Айрат Низамов алтын медаль яулап алды. Тимур Рәхмәтуллин, Зилә Сөнгатуллинада – көмеш медаль, ә Ралина Шакировада – бронза медаль. Районның җыелма командасында шулай ук Рөстәм Мостафин да катнашты.

Ярышта барлык катнашучыларга да медаль, грамоталардан тыш, истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Фәрит Минхәиров,

команда тренеры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International