Курсант белән очрашу
Иске Чүриле урта мәктәбендә Казан югары хәрби команда училищесы курсанты Динар Вилданов белән очрашу булды. 2012 елда мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә IV курста укучы Динар үз тормышын хәрби хезмәткә багышларга теләүчеләргә киңәшләрен бирде.