Эшче яшьләр концерты
Эшче яшьләр, электр белән эретеп ябыштыручылармы, токарь, слесарь, ташчылармы, аш-су осталары, механизаторлар, терлекчеләрме, үз һөнәрләре осталары гына булып калмый, сәнгатьтә дә үзләрен күрсәтә, тамашачыны сокландыра. Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәгендә эшче яшьләр концерты булды. Араларында чын артист булырлыклары бар. Алар җырлый да, бии дә, шигырь дә сөйли.