Үзбәкстан татарлары Арчада
Бөтендөнья татарлары конгрессы чакыруы буенча Үзбәкстанда яшәүче татарлар Татарстанда булдылар һәм Арчага да кайттылар. Аларны район чигендә милли киемнәрдән, чәк–чәкләр белән татар кызлары һәм гармунчылар каршы алды. Кунаклар гармун тавышын исләре китеп тыңладылар, рәхәтләнеп татарча биеделәр. Аннан Тукай яшәгән төбәк — Яңа Кырлайга бардылар, Арча Мәдәният йортында үзләре дә концерт куйдылар.