Секретарьлар укуда

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Секретарьлар укуда

20 октябрьдә авыл  җирлекләре секретарьлары семинар–укуы үткәрелде. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина ачып җибәрде.

Семинарда Арча муниципаль район нотариусы Рәзинә Низаметдинова, район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин, район башкарма  комитетының хезмәтне саклау буенча инженеры Муллахмәт Әскәров, район башкарма комитетының оештыру–гомуми бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәйзрахманова, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе белгечләре Марат Абдуллин, Илдар Галәветдинов чыгыш ясадылар. Алар җирле үзидарә органнарының  хезмәттәге кешеләрнең нотариус эшләрен башкару тәртибе, Бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасында эшләү, юл кәгазьләрен рәсмиләштерү тәртибе, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия бирү тәртибе, муниципаль мәгарифтә кадрлар белән эшләү турында сөйләделәр.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина семинарның беренче өлешенә йомгак ясады. Икенче өлешендә  күпфункцияле үзәктә практик дәрес узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International