Яңа бәйге
Арчада төзеләчәк спорт-күңел ачу комплексына иң кызыклы исем уйлап табучыга — кыйммәтле бүләк!
Арчадагы иске кирпеч заводы территориясендә зур спорт-күңел ачу комплексы төзү планлаштырыла. Биредә спорт-сәламәтләндерү зоналары, сәүдә-күңел ачу мәйданчыклары, кинотеатр, фитнес-үзәк, мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм инвалидларны социаль тернәкләндерү, гаилә белән ял итү өчен урыннар ясау күз алдында тотыла. Проект инвесторын район халкы фикерләре кызыксындыра. Район башкарма комитеты инвестор белән берлектә булачак спорт-күңел ачу комплексына исем уйлап табу һәм бу проект- ка кызыклы тәкъдимнәр кертү буенча бәйге игълан итә. Җиңүчене кыйммәтле бүләк көтә. Тәкъдимнәрне редакциягә, arvestnik@yandex.ru электрон адресына юлларга.