Яңа мәйданчык ачылды
Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге яны хәзер кичләрен генә түгел, көндез дә гөрләп торачак: аның каршысында гына яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде.
Республика күләмендәге “Иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәләре” исемен алу өчен барган бәйгедә шәһәрнең “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе икенче урынны яулаган иде. Шуның өчен бирелгән 500 мең сум акчага җитәкчесе Эльвера Сергеева балаларны сөендерергә булган.
— Дөрес, бу акча гына җитмәде, шәһәр башкарма комитеты да ярдәм итте. Анысына Арча урман хуҗалыгы мәйданчыкны коймалап алды, агачтан булган башка әйберләрне ясады, – ди Эльвера Сергеева.
Яңа мәйданчыкны ачу уңаеннан Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге (сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова) бик матур тантана оештырган иде. Аны Арчаның дүртенче мәктәбеннән Йолдыз Йосыпова һәм Рания Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге 3–4нче сыйныф укучылары башлап җибәрде. Балаларның осталыгына сокланмаган кеше калмагандыр. Алар шигырь дә сөйләделәр, җырладылар, биеделәр дә.
— Арчаның икенче (җитәкчесе Гөлназ Гыйниятуллина), дүртенче (Зөлфия Нигъмәтҗанова), җиденче (Альмира Гатауллина) мәктәпләре, “Шатлык” балалар бакчасы (Эльвира Мостафина) белән тыгыз элемтәдә торып, һәрвакыт аларның ярдәмнәрен тоеп эшлибез, — ди Илмира Фазылҗанова. — Бу юлы да дүртенче мәктәпләр урамда концерт куйды, балалар бакчасы хезмәткәрләре җыр, бию бүләк итте, кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады. Икенче, җиденче мәктәпләрдән дә балалар килде.
Балалар мәйданчыгын ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров катнашты.
— Быел шундый мәйданчыклар берничә урында төзелде. Моның белән без беренче чиратта район башлыгына рәхмәтле. Аннан “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе тырышлыгы да зур булды. Әлеге мәйданчык ул бәйгедә җиңеп алган акчага эшләнде. Киләчәктә мәйданчыкта балалар тавышы тынмасын иде, — диде ул.
— Тырышып укыгыз, буш вакытларыгызда бирегә килегез, — диде балаларга мөрәҗәгать итеп Эльвера Сергеева.
Кызыл тасмалар киселде, балалар мәйданчык эченә узды. Шунда ук уеннар, бәйгеләр, ярышлар башланды. Динә Нәҗметдинова өлкәнрәкләрне үз янына җыйды. Алар аркан да тартышты, чүлмәк тә ватты, әтәчләр сугышында да катнашты. Кечерәкләр атынгычлар, ясалма таучыклар, таганнар янында мәш килде. Балаларның шатлыклы көлү авазлары еракларга таралды.
— Ике яшь ярымлык оныгым Элина белән көн саен биредә инде без. Мәйданчык төзелә башлаганнан бирле. Бармасаң, дөнья бетә, елыйбыз, — ди Сафиуллин урамында яшәүче Гөлшат Галимова.
— Бик кирәк иде мондый балалар мәйданчыгы, — ди Сәйдәш урамыннан Галия Зиннәтуллина. — Мин оныгым Ниязны карарга килдем. Ул бүген биеде. Өч балам, өч оныгым, оныкчыгым бар минем. Шулар өчен шатланам. Балаларны сөендергән өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Сабыйлар тыныч тормышта һәрвакыт шулай күңелле итеп яшәсеннәр.
Гөлсинә Зәкиева