Аның тавышын күрше дә ишетә

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Аның тавышын күрше дә ишетә

Үткән чәршәмбедә Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин социаль хезмәткәр Альбина Йосыпова, психолог Лилия Шәфигуллина белән берлектә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә булдылар, аларның йортларына янгынны белгертүче датчиклар куйдылар. Эшче төркем белән мин дә сәфәр кылдым.

Йортта янгынны хәбәр итүче сигнализация булса, бәлки Курса разъездындагы коточкыч хәл килеп тә чыкмас иде, дигән үкенечле уй баштан йөгереп үтә. Узган елның март аенда булган янгында дүрт кешенең гомере өзелде. Лениногорскида 6 кешенең (5 бала һәм  ана) янып үлүе барыбызны да тет- рәндерде. Кызганыч, янгыннар булып тора. Быел гына да районда 36 янгын очрагы теркәлгән. Шуңа шөкер итәбез: үлем очраклары юк.

2016 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә янгынны белгертүче җайланманы сатып алу һәм кую турында”гы фәрманы чыкты.

— Янгыннар булмасын, кеше гомерләре өзелмәсен өчен йортларга датчиклар урнаштырабыз, — дип сөйли янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин. — Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә әлеге җайланмаларны бушка куябыз. Быел язлыкта андый датчиклар белән 10 гаилә тәэмин ителде. Менә хәзер 21 гаиләгә урнаштырабыз.

— Датчиклар куелганнан соң, файдасын күрүчеләр булдымы?

— Күрше Әтнә районында күзәтелде андый очрак. Янгын өйдә кеше юк вакытта чыга. Төтен исен сизеп алган датчик ачы тавыш белән кычкыра башлый. Тавышны күршеләре ишетеп ала һәм, нәтиҗәдә, зур янгын булмый кала.

5 авылда булдык без.  Социаль хезмәткәр Альбина Йосыпова кайда нинди гаилә яшәгәнен яхшы белә. Шуңа да кирәк йортны эзләп табуы кыен булмады. Алай гына да түгел, Альбина ханым һәр гаилә белән якын итеп сөйләшә, кирәк икән, таләпчән дә була белә. Шуңа сокландым.

— Без районда күп балалы, аз керемле һәм имин булмаган гаиләләрнең хәлен даими рәвештә белеп торабыз, — дип сөйли Альбина Йосыпова. — Шуңа да алар безгә яхшы таныш. Датчикларны кемнәргә урнаштырырга кирәклеген билгеләве кыен булмады.

— Ә мондый датчикларны һәр гаиләгә куйдырырга кирәк, — дип киңәш итә Рөстәм Сафин. — Кыйммәт тормый ул. Махсус кибетләрдән сатып аласың да, йортның түшәме яки диварына беркетәсең. Ничек кулланырга кирәклеге инструкциясендә язылган. Сораулар туса, безгә шалтыратырга була. Телефон: 3–58–71. Шулай ук ВДПОга шалтыратырга мөмкин. Телефон: 3–52–30.

Датчиклар куясы гаиләләр барысы да өйдә булып чыкты. Йорт хуҗалары янгынны белгертүче әлеге җиһазның әһәмиятен аңлап та бетермәскә мөмкиннәр. Миңа шулай тоелды. Хәер, әлегә аны күбебез кирәксенми.

Килер бер көн: һәркем янгынны белгертүче датчикны теләп бүлмәләренә куяр.  Ә бүген, өеңә килеп, бушка датчик урнаштыралар икән — моңа рәхмәт кенә әйтергә кирәк.

 Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International