Дөньяның бер могҗизасы ул чишмәләр
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов: “Дөньяда ике могҗиза бар — берсе — чишмә, икенчесе — әлифба”, дигән.
Тау–ташлар арасыннан юллар табып челтер–челтер агып яткан чишмә суына карап кемнәр генә тирән уйларга чуммагандыр? Чишмәләр челтерәвендә — гасырлар авазы, алар бик күп вакыйгаларның шаһиты булган, бик күп җан ияләренә яшәү көче биргән. Ә алар ага да ага...
Менә шушы могҗизага тиң, кешеләргә яшәү көче бирүче чишмәләребез берзаман үзләре дә хәлсезләнеп калып кешеләрдән ярдәм сорар хәлгә килергә мөмкин. Әмма аларның телләре юк, чишмәләр сүзсез үлә. Ярый әле, бәхеткә, чишмәләр хәлен аңлаучы изге җанлы кешеләр бар. Элек тә булган алар, һәр чишмәнең буыннан-буынга тапшырылып килүче үз исеме бар. Ул кешеләр инде күптән бакыйлыкка күчкән, аларны күреп белүчеләр дә исән түгел инде, ә исемнәре чишмәләр белән бергә яши.
Арча–Яңа Кенәр юлы буенда, Симетбаш белән Ташкичү авыллары арасындагы ергамакта бер чишмә бар. Юлчылар җәйге эсселәрдә анда туктарга яраталар. Заманында аңа бура да куйдылар, яр буйларына агачлар утырттылар. Тора–бара бирегә кондызлар буа корды, су күтәрелеп чишмәне басты, сазлык барлыкка килде. Быел “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы әлеге чишмә янына “десант” төшерде һәм игелекле иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерү эшләре башланды. Берәү булса, эшне чишмәне сазламыкка әйләндергән кондызлар буасын туздырудан башлар иде. “Таттелеком”да табигать җанлы кешеләр эшли. Җитәкчеләре Лотфулла Шәфигуллин Симетбашта чишмә юлын ачтырып буа ясатты, анда әлегә ясалма булса да аккошлар, үрдәкләр җибәрделәр. Яр буенда биек багана башында канат колачлары җиде метр булган бөркет сакта тора.
Олы юл буендагы чишмәдә бар да табигать гармониясе буенча эшләнде. Кондызлар буасы аны тулыландыра гына. Чишмәне чистартып, күтәртеп, агар юлын ачып яңадан яшәтеп җибәрделәр. Егетләр саз эчендә, чебен–черки мыжгып торган вакытта эшләде. “Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә” дигәндәй, аларның киптерергә куйган урыннан сазда кия торган итекләрен дә урлап киттеләр (без бу турыда язган идек, әмма әлегә кадәр итекләрне китерүче юк).
Хәзер биредә күңелле манзара.Олы юлдан тимер баскычлар буйлап төшәсе. Манаралы өйдән тәмле чишмә суы эчәсең. Ял итеп алырга эскәмиясе, тамак ялгап алам дисәң — өстәле бар. Рәхәт, күңелле!
Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов Өчиле авылына килүгә чишмәләр янына алып төште.
— Менә монысы “Мөслимә” чишмәсе, аны шулай матурлап шәхси эшмәкәр Фәргать Нәбиев эшләтте, —диде ул. — Янәшәдә әнә балалар мәйданчыгы, җәен кичке уеннар, авыл бәйрәмнәре, туган көннәр биредә үтә. Электр уты, эскәмияләр — бар да бар.
Тагын бер чишмәгә төшәбез. “Монысы — “Галиулла” чишмәсе. Аны шушы авыл егетләре Альберт Зөфәров, Рафил Гатауллин, Таһир Камалиев үз материаллары белән эшләп куйдылар.
Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, менә “Тукай” чишмәсенә дә барып җиттек. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Өчиле авылында туган, шушы чишмәдән чиләк–көянтә белән су ташыган, итәгенә тотынып аңа кечкенә Габдулла да ияргән.
— Габдулла Тукай Өчиледә дүрт тапкыр булган, — ди ветеран укытучы, Тукайны өйрәнүче Фәрхат Зыятов. — Ул малайлар белән чишмә янындагы инештә балык сөзеп йөргән.
“Тукай” чишмәсенең суын бик тәмле дип мактыйлар. Заманында манаралы йорт та салып куйганнар. Хәзер өйләргә су кергән, тау астындагы чишмәгә йөрүчеләр сирәк. Шәхси эшмәкәр Фәнис Гарипов аның суын, Түбән Аты авылындагы кебек, “мәңгелек двигатель” белән кудырып урамга меңгерергә исәпли. “Киләсе елга эшләп бетерәбез, быел өлгереп бетеп булмады”, — ди ул.
Ильяс Фәттахов