Төлкеләрне дәвалыйлар
26 октябрьдә район ветеринария берләшмәсендә аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сүз төлкеләрдә котыру авыруын профилактикалау турында барды. Анда район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов, аучылык буенча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов катнашты.
Киңәшмә алдыннан Наласа авылы кешеләре белән сөйләшергә туры килгән иде.
— Төлкеләргә вакциналы брикетлар таратуда без дә катнашкан идек, — ди алар. — Быел төлкеләрдән бер зыян күрмәдек, шуның файдасы дип уйлыйбыз.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган баш эпизоотолог Айрат Фазлыев та шул фикердә. Быел районда май аенда Иске Кишет авылында бер песинең котыру очрагы гына теркәлде. Әле менә вакциналар тагын кайтарылган, аларның бер өлешен хәзер, калганнарын язга чыккач таратачаклар.
— Безнең белгечләр бу көннәрдә терлекләргә котыру авыруына каршы вакцина ясау белән мәшгуль, — диде ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. — Аучылар китергән төлкеләр өчен быел да акча түләнәчәк.
Ильяс Сәхәпов