Хәзер су җитәчәк

2016 елның 28 октябре, җомга

Хәзер су җитәчәк

Яңа Кырлай авылында гомер итүе бер караганда бик тә мәшәкатьле кебек. Чөнки яраткан Тукаебыз яшәгән төбәккә кунаклар бик күп кайта. Аларны каршы алу, кунак итү белән беррәттән, авылның үзенә дә матураерга, тормыш дәрәҗәсен үзгәртергә туры килә. Кунаклар килгәндә йөзгә кызыллык килмәсен өчен өйдә генераль җыештыру уздырабыз бит, монда да нәкъ шуның кебек.

Быел Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан авылда бик күп эшләр башкарылды. Әмма үзгәрешләр моның белән генә тәмамланмаган икән әле. Бу юлы кайтканда казылып беткән урамнарга күз төште.

– Хөкүмәтнең “Чиста су” программасы нигезендә бөтен авылга өр–яңадан су кертәбез. Дүрт урынга яңа гидрантлар куелды. Полиэтилен торбалар сузыла, – дип аңлатты Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. – Авылга су 1972 елда кергән булган. Тимер торбалар череп бетә язган. Минем авыл җирлеген җитәкли башлавыма ун елдан артык, шул вакыт эчендә 13–14 тапкыр тишелеп, төзекләндердек инде. Ичмасам, шул проблема хәл ителә.

Авылга суны “Водоканал–Сервис” ширкәте кертә. Авыл башында су саклау зонасы эшләгәннәр.

– Элеккеге су башнясы да калачак, яңасын да куябыз. Җәен бакчага су сиптергәндә бик ярап куячак ул, – диде Газинур Сәфәров. – Су саклау зонасын матур итеп профнастил белән коймалап алдык. Аңа да күңел сөенә.

Су саклау зонасын караган арада яныбызга авылның аксакалы 84 яшьлек Наил Гыйбадуллин килде.

– Без авылның иң биек ноктасында, Тукай урамының башында ук яшибез, – диде ул. – Безнең өчен бик яхшы булды бу. Җәен су җитмәүдән зарлана идек. Хәзер җитәчәк инде.

– Тукай урамының асфальт салынмаган 950 метр арасына үзара салым акчасына вак таш түшәячәкбез. Ул кайтарылган инде, – диде авыл җирлеге башлыгы таш өеменә күрсәтеп. – Су кертеп бетергәннән соң шуңа тотынабыз. Татарстан урамының юлы 2008–2009 елларда каралган иде. Су торбалары салу өчен җир казу эшләре башлангач, халкы юл бетә, дип борчуга калды. Өйләргә су керткәндә ул ватылачак инде. Шуңа Татарстан урамы юлын да тәртипкә саласы булачак. Чиратта Зеленая, Яшьләр урамнары. Аннан күлдәге суны җибәрдек, мәчеткә кадәр яр буйларын чистартачакбыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International