Красная Горкага ни өчен бардык?
Редакциягә шундый хәбәр керде: янәсе, Красная Горка авылы пенсионерлары пенсияне пластик карта белән ала башлаганнар. Моңарчы алар пенсияләрен Венетадагы почтадан алганнар. Красная Горка авылына автобус йөрми. Хәзер аларга бер якка 350 сум түләп, такси чакыртырга туры киләме?
Шунда ук без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән элемтәгә кердек.
– Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде ул. – Пенсия фонды идарәсенең пенсияне банк яки почта аша алырга берәүне дә мәҗбүр иткәне юк. Һәр пенсионер үзе хәл итә.
Венета почта бүлек- чәсендә дә:
– Һәр пенсионер почтага пенсиясен килеп ала яки өйләренә китереп бирәбез, – диделәр.
Красная Горка авылына барып кайтырга булдык. Венетада яшәүче Иске Чүриле авыл җирлеге белгече Наталья Егорова:
– Красная Горка авылында 10 йорт бар, дүрт пенсионер яши, – дигән мәгълүмат бирде.
Венета авылын узып, азрак баргач, тау башында матур урында утыра ул авыл. Бәлки шуңа да исеме Красная Горка дип кушылгандыр.
Кечкенә генә елгачык аша салынган күпергә килеп җиткәч:
– Аларның бөтен проблемасы шушы күпердә, – диде авыл җирлеге белгече.
Елгага төшеп китмәгәек дип сагаеп, хәрабә күперне көчкә үттек. Тау башына күтәрелгәч, ташландык йортлы, урыны-урыны белән әрем-алабута баскан авыл каршы алды. Капка төбен, урамны, йортын карап торучыларның йортларын күргәч, күңелгә җылы кереп китә. Иң башта яшь пенсионер Валентина Куприянова ишеген шакыдык.
– Пенсияне почтага барып алам, – диде ул.
– Кибеткә нишлисез? Төнлә авылда ут янамы? – дип сорыйм.
– Атнага ике тапкыр автолавка килә, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез. – Кирәкле бөтен нәрсә дә була. Кирәк әйбереңә заявка бирәсең. Төнлә урамда ут яна. Терлек асрыйбыз.
Пенсионер Галина Александровнаның да хәлен белдек. Ул да:
– Пенсия алу белән бернинди дә проблема юк, – диде.
Тормыш иптәше Ирек Ахманов өйдә юк иде. Дүртенче пенсионерга кереп тормадык. Олы инде ул, аның сөйләшерлек рәте юк, диделәр.
Кайтыр юлга чыктык. Ирек Ахманов белән нәкъ күпер янында кара-каршы очраштык. “Нива”сыннан төшә-төшешкә ул күпер юлына алып кайтып аударган иске төзелеш калдыклары арасыннан тимер чыбыкларны җыя-җыя:
– Бу күпер хакында Путинга кадәр хат яздылар. Югыйсә, әллә нәрсә дә кирәкми.., – диде.
Сүзне күпердән пластик картага күчердек.
– Республикада ул турыда сүз бара инде, – диде ул. – Пенсияне пластик карта белән ала торган итсәләр, безгә кыен булачак. Арчага кадәр бара алмаган пенсионерлар да бар бит. Машинасы булмаганнар такси чакыртамы?
Бу бер Ирек Ахмановны гына борчыган сорау түгел. Дөрестән дә, республикада “Татарстан Республикасында яшәүченең картасы” дигән программа старт алды. Бу күп хезмәтне, шул исәптән пенсияне дә, башкара торган пластик карта. Әлеге яңалыкны, чыннан да, борчылып көтүче пенсионерлар бар. Әмма шөбһәләнергә әлегә сәбәп күренми: ул берәүгә дә мәҗбүри бирелми.
Ә күпергә килгәндә, Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина үзара салым акчасына башкарылган эшләрне санап чыгып:
– Күперне 2018 елда эшләячәкбез, – диде.
Аңарчы хәвеф-хәтәр була гына күрмәсен инде.
Румия Надршина