Өстәл теннисы буенча зона ярышлары узды

2016 елның 28 октябре, җомга

24 октябрьдә Арча педагогика көллиятендә өстәл теннисы буенча Татарстанның профессиональ белем бирү уку йортлары студентлары арасында зона ярышлары узды. Ярышларда Әтнә, Саба, Кукмара, Арча районнарыннан 5 кызлар һәм 6 егетләр командасы катнашты. Арча педагогика көллияте кызлар командасы Алсинә Якупова, Татьяна Иванова, Айгөл Габдрахманова составында чыгыш ясадылар һәм барлык көндәшләрен дә җиңеп беренче урынны яуладылар. Егетләр командасы Динар Хисмәтуллин, Финат Хәбибуллин, Рәсүл Арсланов составында өченче нәтиҗәне күрсәтте.

Кызлар командасы февраль аенда финал ярышларында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International