Мини-футбол ярышлары узды

2016 елның 28 октябре, җомга

22 октябрь көнне “Арча” спорт мәктәбендә район беренчелегенә җыелма командалар арасында мини-футбол ярышлары узды. 2001-2002 елгы яшүсмерләр һәм аннан яшьрәкләр Татарстан беренчелеге өчен сайлап алу ярышларында көч сынашты.

Ярышларда 94 спортчыдан торган 9 команда катнашты. Җиңүчеләр түбәндәгеләр: беренче урында Арчаның 1нче мәктәбе командасы; икенче – Апаз мәктәбе командасы; өченче урында Шушмабаш мәктәбе командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International