Безнекеләр “Тамчы-шоу”да

2016 елның 28 октябре, җомга

Безнекеләр “Тамчы-шоу”да

Арчаның өченче мәктәбе укучылары Исламия Мөхәммәтҗанова, Салих Мөхәммәтҗанов, Лилия Фәттахова ТНВ каналында уздырыла торган “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу бәйгесендә катнашкан. Тапшыру эфирга ноябрь аенда чыгачак. Безгә бу хакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Сәгъдиева хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International