Яхшы сүз – җан азыгы
Авыру берәүдән дә читләшми, көтмәгәндә килә дә, аяктан ега. Арчадан Флера Зариповага да быел җәй Арча үзәк хастаханәсендә дәваланырга туры килгән. Табиблар Рөстәм Фазлыйәхмәтов, Фәнис Гайфетдиновның, шәфкать туташлары Сәрия Низамиева, Алсу Гарапшина, Фәридә Гарипованың, санитаркалар Эльвира Сибгатуллина, Дамирә Хөснетдинованың намуслы хезмәтләренә, авыруларга булган уңай мөнәсәбәтләренә, якты чырайларына, чисталыкка, тәртипкә сокланып кайткан ул. “Яхшы сүз – җан азыгы”, дип юкка гына әйтмәгән өлкәннәр. Дарулар гына түгел, җылы сүз дә кайвакыт дәвага тиң.