Район башлыгы урынбасары Любовь Осина 27 октябрьдә Кызылъяр авылында яшәүче сугыш ветераны Маһирә Фазылҗан кызы Шәрипованы, өенә барып, 95 яшьлек юбилее белән котлады. Любовь Михайловна ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләк тапшырды.