Арахиска кадәр үстергән

2016 елның 28 октябре, җомга

Арахиска кадәр үстергән

Беркөнне редакциягә зур сумка күтәреп бер ханым килеп керде.

– Үз бакчамда үзем үстергән яшелчәләремне сезгә дә күрсәтергә, бераз мактанып та алырга булдым әле, – диде ул елмаеп һәм сумкасыннан чыгарып өстәлгә зур–зур баллы борычлар, помидорлар, баш кадәрле бадымҗан (баклажан) тезде, хәтта төбе белән казып алынган арахис та куйды.

Танышып киттек. Тылаңгыр- дан Лена Абдуллина булып чык- ты ул. Табигатьнең бик матур почмагында урнашкан авылда үз йорты белән яши, бакчачылык белән бик яратып шөгыльләнә икән.

– 1 февральдә үсентегә баллы борыч, артыннан бадымҗан утыртам. Май ахырлары–июнь башларында ачык һавага чыгарам. Борычның “Калифорнийское чудо” (кызылы, сарысы, хәтта шәмәхә төстәгесе дә бар), “Винни–пух” дигән сортларын чәчәм, бадымҗанның “Черная голова” дигәне быел шундый эре булды, “Снежок” дигән ак төстәгеләрен дә үстердем (бадымҗан, гадәттә, шәмәхә төстә була, акларын күргән юк иде әле). Помидорларның төрле сортларын алам. “Буденовка” дигәне аеруча зур уңыш бирде. Быел кайбер сорт помидорларның авырлыгы бер килограммнан да артып китте, – ди Лена ханым.

80 төп баллы борыч утырт- кан, шуннан 6 арыш капчыгы уңыш җыеп алган. Бадымҗаны 4 капчык булган. Помидорның чиге юк. Кыярны да әлегә кадәр теплицадан алып кереп ашаганнар икән.

Лена ханымның кавыны да уңган. “Колхозница” дигән сорт-ны утырткан булган, 6 төпкә 31 кавын алган.

– Бераз борын чыгаргач шунда ук җиргә утырттым, – ди.

Арахис та кимен куймаган. Уңышы яхшы. Көньяк җимеш- ләренә быел елы да килде шул. Ашап карадык, нәкъ кибеттәге чикләвек, аерма юк.

– Аны үстерүнең бернинди кыенлыгы юк, – ди үзешчән бакчачы. – Мартта кабыклы арахис чикләвеген сатып алдым, дымлы чүпрәккә салдым. Икенче көнне ак борын, аннан тамыр чыгарды. Тартмага тамырын яткырып чыктым. Арахисны ярып үсенте пәйда булды. Июньдә ачык һавага күчереп утырттым. Сары төстә чәчәк ата ул. Гел төбенә өеп торырга кирәк. Су ярата. Мин гадәттә канау казыйм, шуңа суны сеңдергәнче агызам. Яшелчәләргә бервакытта да салкын су, шулай ук өсләреннән сипмим.

Бәрәңгеләре дә быел мул уңыш биргән. “Рокко” дигән сортны (кызыл бәрәңге) ике чиләк сатып алган булган, шуннан 11 капчык бәрәңге җыйган. “Удача”, “Негр” сортлары да яхшы булган. 100 капчыктан артык бәрәңге җыеп алганнар.

– Бәрәңгесе ярый, кыш буе кулланасың, ә менә яшелчәләрне нишләтеп бетерәсез, – дип сорадык.

– Кышка салатлар ясыйбыз. Кызым булыша, – диде Лена ханым. – Артыгын сатам. Булган әйбергә урын табыла.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International