“Тукай FEST” старт алды

2016 елның 28 октябре, җомга

“Тукай FEST” старт алды

Яңа Кырлайда “Тукай FEST” заман яшьләре иҗат фестивале старт алды. Аны дүрт районнан (Арча, Саба, Кукмара, Биектау) килгән КВН командалары башлап җибәрде.

– Бу чараның сәбәбе – Арча районына, Тукай яшәгән төбәккә күрше районнарның игътибарын юнәлтү, туризмны алга җибәрү, тәҗрибә уртаклашу, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин. – Күрше районнар белән без элек–электән дустанә мөнәсәбәттә яшибез, бер–беребезне күп нәрсә берләштерә. Истәлекле урыннар да һәр районда бар. Аларга игътибарны юнәлтү өчен нәрсә эшләргә, ничек бер–беребезгә ярдәм итәргә була? Безне яшьләрнең идеяләре, фикерләре кызыксындыра. “Тукай FEST” бүгенге чара белән генә тәмамланмый, ул даими үткәрелеп киләчәк. Катнашучылар саны да артканнан–артыр, дип уйлыйм. Сез биредә талантыгызны күрсәтеп кенә калмыйсыз, яңа танышлар да табасыз, элемтәләр урнаштырасыз.

Чыннан да, күрше районнар яшьләре арасында Тукай яшәгән төбәккә беренче тапкыр килгәннәре бар.

– Мин Кукмара агрокөллиятендә укыйм, – диде Рамазан Мотыйгуллин. – Габдулла Тукай музей комплексында, Сәгъди карт йортында беренче тапкыр булуыбыз. Безгә бик ошады. Үзебезгә күп мәгълүмат тупладык.

– Без Биектау районының Ямәширмә авылыннан. “Авыл каймаклары” дигән укытучылар һәм 10 сыйныф укучыларын берләштергән КВН командасын туплап алып килдек. Махсус шушы уңайдан оешкан команда бу. Беренче чыгышыбыз. Аны Тукай яшәгән төбәктә башлап җибәрүебез белән чиксез горурланабыз, – диде укытучы Чулпан Галиәхмәтова.

Кунакларны Габдулла Тукай музей комплексы янында көтеп торганнар. Кемнәр дисезме? Габдулла Тукай әсәрләре геройлары. Шуңа турыдан–туры музейга барып керү җиңелләрдән булмады. Башта каяндыр агачлар арасыннан егет һәм аеруча кызларның йөрәкләрен алып Шүрәле килеп чыкты. Кешеләргә ияләшкән булып чыкты ул, берәүне дә кытыкламады. Бары тик бүкәнгә бер сугуда кадак кагарга кушты. Аннан җибәрде тагын. Бераз гына үтүгә бүре атылып чыкты. Кәҗә белән Сарыктан качуы икән. Аларын да күрдек. Учак янында рәхәтләнеп ботка пешереп утыралар. Оста да булып чыктылар, боткадан авыз иткәнче борчак белән подноска сүз язарга куштылар. Җиңүчегә Кәҗә медале тапшырырга да онытмадылар. Кунакларның сәяхәтләре моның белән генә дә тәмамланмады әле. Су анасының тарагын эзләп табарга туры килде.

Бер караганда, бу чара балалар өчен кебек. Әмма яшьләр, хәтта өлкәннәр кайчак үзләре үк сабыйларга әверелеп бетә. Бу юлы да шулай булды. Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган интерактив аларга шулкадәр ошады, үзләре дә шул әкият геройлары белән бергә уйнады, көлде, мәш килеп тарак эзләде, кадак какты, Татар кызы биргән сорауларга җаваплар эзләде. Музейда, Сәгъди карт йортында да аларга бик ошады.

– Кунакларга 1974 елда төшерелгән “Тукай” фильмын да күрсәтәбез. Искиткеч фильм, – диде музей җитәкчесе Дамир Абдуллин. – Безгә аны “Сетевая компания” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Илшат Фәрдиев бүләк итте.

Ә Яңа Кырлай мәдәният йортында яшьләрне яңа тәэсирләр көтеп тора иде. Фойеда егетләр һәм кызларга осталык дәресләре күрсәттеләр. Лесхоз мәктәбеннән Гөлүсә Садыйкованың каен тузыннан, Зөлфия Кочурованың төрле төстәге басылган йоннан, киездән чәчәкләр, хәтта картиналар, Арчаның беренче мәктәбе укучысы Камилла Прахованың исле сабыннар эшләвен кызыксынып күзәттеләр, үзләре дә ясап карадылар, кулларына хна белән вакытлыча татуировка төшерергә дә онытмадылар.

Аннан КВН башланды. Командалар үзләре белән таныштырдылар, йорт эшен күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр.

Арча командасы составында: Арча Укучылар сараеннан Алсу Сәлахиева, Динә Хәйбина, Гөлгенә Әкбәрова, Азалия Гобәева, Лия Ильина, Надир Исмәгыйлев, Эдуард Прахов, Өчиле мәктәбе укытучысы Ләйсән Шакирова, беренче мәктәп укучысы Камилла Прахова, педагогика көллияте студентлары Руфия Хисмәтуллина һәм Раилә Шәймәрданова.

– Без бүген Тукай җирлегендә Арча данын яклыйбыз. Көндәшләр көчле. Үзебезгә һәм аларга уңышлар телибез, – дигән иде Алсу Сәлахиева.

Чыннан да шулай булып чыкты. Командалар яхшы әзерлек белән килгән иде. Гран–при һәм күчмә кубок Кукмарага китте. Ә беренче урынны арчалар яулады. Икенче, өченче урында биектаулар һәм сабалар. Һәр катнашучыга сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Фестивальнең башлангычы матур чыкты, киләчәктә дә шулай дәвам итсен, яшьләрне кызыксындырсын, үзенә күбрәк тартсын иде. Аның максаты да шуннан гыйбарәт бит.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International