Кадер–хөрмәттә
2015 елның 8 маенда Ашытбаш авылында өч хуҗалыкның йортлары, дүртенчесенең сарае янып беткән иде. Мин ул вакытта бу турыда язып та чыккан идем, зур югалту кичергән кешеләрнең кайберләре белән очрашырга да туры килде. Тугызынчы дистәне тутырып килүче Кадрия әби Заһидуллинаны гына күреп булмады, аны Акчишмә авылында яшәүче кызында, диделәр. Әмма безгә барыбер очрашырга язган икән.
Быел 25 октябрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Резеда Галиуллина белән Акчишмә авылына Кадрия әбине 90 яшьлек юбилее белән котларга бардык. Матур, зур йортның капкасы ачык, хуҗалар көтәләр иде инде. Төп хуҗа Илһам Мөхәммәтҗанов күптән таныш, ул “Ашытбаш” бүлекчәсендә башкарма директор булып эшли. Кадрия әбинең кызы Эльмира аның тормыш иптәше икән. Казанда яшәүче улы Ришат, кызы Резеда, оныклары, оныкчыклары — бар да биредә бүген.
Ул безне бик якын кешеләредәй каршы алды. Бик ачык, еллар үтү белән дә мөлаемлыгы, матурлыгы югалмаган, гаять сабыр, зиһенле, хәтере бик яхшы Кадрия әбинең. Күзлексез газеталар укый, телевизор карый, һәрнәрсәдән хәбәрдар.
Любовь Осина Кадрия әбине юбилее белән котлап, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшыр-ды. Аннан хәл–әхвәлләрен сорашты.
— Барысына да зур рәхмәт! — диде Кадрия әби. — Мин бүгенге тормыштан канәгать, кадер–хөрмәттә яшим, 2 яшьлек оныкчык та: “Әби, әйдә ашарга чык”, — дип чакырырга керә, күңелем бик була. Онык та кайтышка минем хәлне белеп чыга. Бик акыллы, бик матур оныгым бар минем. Әле менә армиягә китәргә йөри, авыл хуҗалыгына укыды. Өй урынын кешегә бирмәгез (монысын авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллинга карап әйтте), бәлки кайткач шунда өй дә төзеп куяр әле...
Кадрия әби Түбән Оры авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач Казанда кооператив техникумында укый. Аннан соң Яңа Кенәр сельпосында хисапчы ярдәмчесе булып эшли. 1961 елда Габдулла Заһидуллинга кияүгә чыга, Ашытбаш авылында яши башлый. Габдулла абый колхоз рәисе, партия оешмасы секретаре, авыл Советы рәисе булып эшләде.
— Гомере генә кыска булды, беренче пенсиясен дә ала алмый үлеп китте, — ди Кадрия апа. — Монысы бер үкенеч булса, икенчесе — гомер иткән йортны югалту, Ашытбаш туган авыл кебек иде инде, янгында безнең бер гаеп тә юк. Шөкер, монда үз өемдәге кебек яшим, аерым бүлмәм бар.
Ашытбашта ул сельпода баш хисапчы булып эшләгән, сельпо беткәч кибетче булган, шуннан лаеклы ялга чыккан.
Ильяс Фәттахов