Акыллы башлар кирәк
Арча Укучылар сараенда мәктәп укучыларының физика укытучылары белән бергә “Уйлап табулар һәм башлангычлар” дигән Iнче фәнни конференциясе булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин катнашты. Конференциягә Казаннан фән эшлеклеләре, язучылар, журналистлар кайтты.
Афәрин, Укучылар сарае әһәмиятле конференция оештырган. Казаннан Татарстан Республикасының уйлап табучылар җәмгыяте президенты Мөхәммәт Әюпов, “Кызыклы фән һәм техника йорты” җәмгыятенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Рыбаков, республиканың атказанган уйлап табучысы Ринат Нуруллин һ.б. кайтты. Район Укучылар сараеның техник бүлек җитәкчесе Энҗе Бәйрәмовадан:
– Кем идеясе иде бу? – дип сорыйм.
– Узган елдан бирле уйлап йөрдек, – дип җавап бирде ул. – Конференцияне балалар арасында техник иҗатны үстерү максатыннан оештырдык.
Фән эшлеклеләре физика укытучылары белән бергә эшлекле сөйләшү үткәрде. Ә “Кызыклы фән һәм техника йорты” җәмгыяте каршындагы “Алга” балалар технопаркы белгечләре, төркемнәргә бүленеп, балаларга робототехника, ракета төзелеше, кызыклы физика буенча теоретик һәм практик дәрес бирде. Бәйге дә үткәрелде. Әлеге бәйгедә Арча педагогика көллиятеннән Рушан Бәйрәмов, Яңа Кенәр мәктәбеннән Гүзәл Төхвәтуллина, Арчаның 7нче мәктәбеннән Камилла Әхмәтова призлы урыннар алды.
– Бүген техник иҗат торгынлык чоры кичерә, – дип сөйләде Сергей Рыбаков. – Балаларның шөгыльләнәсе килә, ә мөмкинлекләр юк.
Ул балалар арасында кызыклы конкурслар оештырылачагы, яхшы эшләр бүләкләнәчәге турында әйтте.
Республиканың уйлап табучылар җәмгыяте президенты Мөхәммәт Әюпов:
– Уйлап табу – милли байлыкның бер өлеше, – дип сүзне дәвам итте. – Акыл, интеллект бик зур байлык. Әмма Россиядә бу өлкәгә игътибар җитми. Татарстанда без булдыра алганча тырышлык куябыз. Татарстан Россиядә уйлап табуларны теркәү буенча 4нче урында тора. Ә менә уйлап табуны тормышка ашыру буенча Татарстан Россиядә беренче урында. Нәтиҗәдә зур экономия- ләр ясала. Безнең максат – уйлап табучылык- ка балаларны яшьтән үк җәлеп итү.
Безнең районнан гына да техник иҗат белән кызыксынучылар тулы бер зал утыра. 2009 елдан “Мәгариф” журналы республиканың “Уйлап табучылар һәм рационализаторлар” җәмгыяте белән берлектә “Яшь кулибинчылар” конкурсы уздыра. Конкурста Яңа Кенәр, Шушмабаш, Түбән Мәтәскә мәктәпләре укучылары призлы урыннар ала. Укытучылары Таһир Сәмигуллин, Рәмлә Нуриева, Гамир Фазылҗановны да әйтеп үтәсе килә. “Яшь кулибинчы – 2016” конкурсында җиңү яулаган укучыларга, укытучыларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде. Алда әле тагын бәйгеләр көтә. Арча башлангычы республика күләменә күтәрелер, Арчаның үз галимнәре, акыллы башлары тагын да артыр, дип ышанасы килә.
Румия Надршина